Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент: исеме ни дә, җисеме ни?


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (с) Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (у) белән аралаша. Уртада Көньяк Осетия президенты Эдуард Кокойты. Русия президенты исеменә ат чабышында, Ростов, 01.06.2010
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (с) Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (у) белән аралаша. Уртада Көньяк Осетия президенты Эдуард Кокойты. Русия президенты исеменә ат чабышында, Ростов, 01.06.2010
2 сентябрьдә Чечня парламенты “президент” атамасын “республика башлыгы” дип үзгәртү турында карар кабул итте. Президент дип аталырга теләмәвен Рамзан Кадыйров өч атна элек үзе белдергән иде.

Кадыйровның илдә (Русиядә) бер генә президент булырга тиеш дигән фикерен, Төньяк Кавказның башка республикалары шундук күтәреп алды. Соңрак бу фикергә Мари Иле, Чувашстан һәм Бурятия кушылды. Башка республикалар да шул юлдан китәр дип көтелә.

3 сентябрьдә Әстерхан өлкәсе депутатлары төбәк җитәкчеләрен “президент”, ә җирле парламентларны “дәүләт думасы” дип атаудан туктарга чакырган канун өлгесен Русиянең Дәүләт Думасына тапшырды.

Узган гасырның 90-нчы елларында “суверенитетлар парады” күзәтелгән булса, бүгенге күренешне шул елларда ирешелгән казанышлардан ваз кичү парады, дип атарга булыр иде.

Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре әлегә президентлыктан ваз кичәргә ашыкмый. Ләкин аларның да каршылыгы озакка бармас сыман. Ни аяныч, аларны да якын арада вертикаль баганасына китереп терәрләр, дип көтәргә кирәк.

Диалектика фәнендә форма һәм эчтәлек дигән төшенчәләр бар – исем һәм җисем – алар бер-берсеннән аерым яши алмый.

Русия төбәкләрендә президент институтның болай да инде исеме генә калган иде. Аның җисеме, эчтәлеге алты ел элек бетерелде. 2004 елның сентябрендә Беслан фаҗигасеннән соң, Русиянең ул чактагы президенты Владимир Путин төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибен гамәлдән чыгарды.

Өстән билгеләп куелган бер кеше, әлбәттә, бу сүзнең тулы мәгънәсендә президент була алмый. Асылда, бу соңгы еллар президент булып кылану еллары булды.

Язмыш шуклыгымы, әллә Кремльнекеме, президент төшенчәсен юкка чыгару галәмәте алты ел элек Кавказдагы Беслан фаҗигасенә таянып башкарылган булса, алты елдан соң ул шул ук Кавказда тәмамлану төсмере ала. Кадыйровның башлангычы ихтыяри булып күренсә дә, күзәтүчеләрнең күбесе моның артында Кремль торуында шикләнми.

Русиядә милли республикаларны бетереп, милли төсмере булмаган губернияләр ясау, бер телле, бер динле халык әвәләү хыялы күптән бар.

Узган атна Казанда үткән Бөтендөнья татар яшьләре җыенында катнашкан татар яшьләре Татарстан президенты атамасын саклап калырга чакырды. “Татарстан президентлыгы татарның милли үзаңын ныгытуда мөһим урын алып тора, татар яшьләре, бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен милли яңарыш символына әйләнде”, дип белдерде алар.

Русия президенты Дмитрий Медведев, Кадыйров башлангычын хупласа да, әлегә төбәк җитәкчесен ничек дип атау – ул һәр төбәкнең үз эше дип саный. Ләкин илне унитарлаштыру юлына баскан Кремльнең ярты юлда туктап калуына ышануы кыен.

Ахыр чиктә Татарстан белән Башкортстанның да президентлыклары гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Президенты булмагач, Конституциянең һәм дә гимн белән әләмнең дә кирәге бетер. Шуннан соң инде республика төшенчәсен дә бетерүгә күп калмый.

Шушы тәрәккыятьне искә алганда, татар яшьләренең президент атамасын саклап калу өндәвен хупламау мөмкин түгел. Ләкин президент атамасын саклап калу гына мәсьәләне хәл итми. Исем генә җитми, җисем кирәк. Башлап, татарча сөйләшергә, ана теленең куллану даирәсен киңәйтергә, Татарстанны башка төбәкләрдән аерып торган үзенчәлекләрне үстерергә кирәк.

Нихаять, төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибен кайтару, хакимиятләр бүленеше, бәйсез мәхкәмә, сүз иреклеге, кеше хокуклары... Кыскасы, ничек кенә тапталган булып яңгырамасын, татарга шул әлеге дә баягы демократия өчен көрәшүдән башка чара юк сыман.

Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра

Русия республикалары

Русия республикалары

Президентлы республикалар:
  1. Башкортстан
  2. Дагыстан
  3. Саха (Якутия)
  4. Татарстан
  5. Удмуртия

Президентсыз республикалар:
  1. Адыгей
  2. Алтай
  3. Бурятия
  4. Ингушетия
  5. Калмыкстан
  6. Кабарда-Балкар
  7. Карачай-Чиркәс
  8. Карелия
  9. Коми
  10. Мари Иле
  11. Мордовия
  12. Төньяк Осетия
  13. Тыва
  14. Хакасия
  15. Чечня
  16. Чуашстан
XS
SM
MD
LG