Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ана телен укыту: охшаш проблемнар


Гаилә ана телендә укытуы дәгъвалап пикетка чыккан
Гаилә ана телендә укытуы дәгъвалап пикетка чыккан

Казандагы кебек Минскида да балалар урыс телле мәктәпләргә өстенлек бирә. Ләкин Магилево шәһәрендә беларус телендә укырга теләгән бер бала өчен махсус сыйныф ачылган. Беларуста ата-аналар балаларын ана телендә укыту өчен пикетка чыга.

Беларус бәйсез дәүләт булса да мәгариф өлкәсендә нәкъ Татарстан кебек проблемнар кичерә. Әгәр 90нчы еллар уртасында беларус телендә белем бирү үсеш алса, хәзер инде барысы да кирегә киткән.

Әлбәттә илдә беларус мәктәпләре аз түгел кебек. Мисал өчен хәзерге вакытта 43% урыс, ә 52% беларус мәктәпләре бар дип исәпләнә. Ләкин бу саннар беренче карашка гына шундый зур кебек. Чөнки беларус мәктәпләренең күбесе Татарстандагы кебек авылларда урнашкан һәм анда укучыларның саны бик аз. Ә Минскидагы 250 мәктәпнең бары җидесе генә беларус телле.

Беларусча укырга теләгән бала өчен махсус сыйныф

Ихтыяҗ юклыгы беренче чиратта югары уку йортлары булмау белән бәйле. Шулай ук рәсми эшләр дә күбрәк урыс телендә алып барыла. Киләчәккә перспектива булмау сәбәпле, җитәкчеләр дә күбрәк урыс мәктәпләренә өстенлек бирә.

Ә баласын беларусча укытырга теләгән ата-ана беренче чиратта имза җыярга тиеш. Мисал өчен Мински өлкәсе Магилево шәһәрендәге Змитсер Салаев беренче сыйныфка керүче кызын беларус сыйныфына кертүгә ирешкән. Ягъни хәзер бу мәктәптә Ялинка Салаева өчен генә беларус сыйныфы ачылган.

“Әмма мисал өчен укытучы авырып китсә, минем кызымны укытыр кеше булмый инде”, ди ул.

Ялинка өчен махсус беларус сыйныфы ачылган
Ата-аналар пикетка чыга

Ләкин мондый уңышка ирешкән ата-аналар алай күп түгел. Мисал өчен бу көннәрдә Гродно шәһәрендә милиция ана телендә укытуны дәгъвалап йөргән бер гаиләне тоткарлаган.

Гродно медицина университеты профессоры Алесь Астроуски, аның хатыны Оксана, шулай ук аларның өч баласы һәм журналист Владимир Хильманович шәһәрдәге балаларны беларус телендә укытуны таләп итеп шәһәр җитәкчелеге идарәсе каршында пикет уздырган. Алар “Гроднода бер генә беларус мәктәбе дә юк, без нинди илдә яшибез”, “Бу милләтне үтерүме: беларус телендә укытуны телибез” дигән шигарьләр язган булган.

Әлеге гаилә белән мэр урынбасары Ирина Сенчанкава очрашып, беларус телендәге сыйныф ачарга вәгъдә иткән. Ата кеше исә әгәр ана телендәге мәктәп булмаса, балаларын мәктәптән алып шәхси укытучы яллаячагын әйткән.

Ана теле өчен көрәшүчеләрне мәхкәмәгә тарту белән янаганнар

Ләкин әлеге сөйлшүләрдән чыкканда, пикетчыларны биш милиция тотып хокук саклау бүлегенә алып киткән. Бу хәлне алар урам чаралары алдыннан 15 көн элек шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итү кирәклеге белән аңлаткан.

Астроуски сүзләренчә, алар соңгы көнгә кадәр кызлары Светлана беренче сыйныфка беларус мәктәбенә барыр дип өметләнгән. Әмма 1 сентябрь мәктәпкә килгәч аларның хыяллары чәлпәрәмә килүен аңлаган. Һәм шуннан пикетка чыккан.

Милиция исә әлеге гаиләне һәм журналистны әлеге канунсыз гамәлләре өчен мәхкәмәгә тарту белән янаган.

Шулай итеп илдә беларус һәм урыс теле дәүләт теле булып саналса да, урыс теле өстенлек итә.
XS
SM
MD
LG