Accessibility links

Беларус оппозиционерының сәер үлеме


Беларуста моннан өч көн элек бакчасында асылынган килеш табылган оппозицион журналист Олег Бебенинны җирләделәр. Тикшерүчеләр 36 яшьлек Бебенин үз-үзенә кул салган дип бара. Әмма журналистның якыннары һәм хезмәттәшләре моңа ышанмый.

Хөкүмәткә оппозициядәге Хартия 97 интернет сәхифәсен оештыручыларның берсе һәм аның җитәкчесе Бебенин 3 сентябрь көнне Мински шәһәре читендәге үз бакчасында асылынган килеш табылды.

Прокурор һәм хокук саклаучылар Бебенинга ниндидер һөҗүм ясау чалымнары юк, ул үз-үзенә кул салган дип белдерде. Шулай ук анда беларус аракысыннан ике буш шешә табылуын әйтелде.

Ләкин Олегның дуслары һәм хезмәттәшләре эштә дә, ике кечкенә бала булган гаиләдә дә проблемнары сизелмәгән 36 яшьлек энергиясе ташып торган кешенең үз-үзенә кул салуына ышанмый. Берәр хәл була калса, ул үләр алдыннан бер язу калдырган булып иде, ди алар.

Олег Бебенин
Бебенин үләр алдыннан дусларын кинога чакырган

Хартия 97 координаторы Дмитрий Бондаренко исә тикшерүчеләрнең Бебенинның үз-үзенә кул салуын әле прокурор хисабына кадәр алдан ук әйтүе шик тудыра дигән фикердә.

“Бебенин минем дустым, курыкмас журналист һәм чын ир кеше иде. Без икәү бик күп авырлыклар кичердек, әмма ул безнең төркемдә тотрыклык үзәге булды. Милиция әйтүенә карамастан, аның үз-үзенә кул салуына бернинди нигез юк. Моңа һич кенә дә ышанмыйбыз. Ул иң югары баскычта торучы интернет журналист иде һәм без аны сагыначакбыз”, диде ул.

Бебенинны соңгы тапкыр, 2 сентябрьдә, көннең икенче яртысында күргәннәр. Ул шулай ук үзенең дуслары белән кинога бару турында килешкән. Ләкин инде тагын бер көннән кичкә таба аны асылынган килеш табып алалар.

Прокурорлар хәзер Бебенинның үз-үзенә кул салу сәбәпләрен тикшерүен әйтә. Ләкин Хартия 97 хезмәткәрләре тикшерүчеләр күбрәк интернет сәхифә белән кызыксына дип саный.

Куркытулар булгалап торды

Бебенин илнең авторитар президенты Александр Лукашенконы каты тәнкыйтькә тота иде. Шул сәбәпле ул элек шактый гына эзәрлекләүләргә дә дучар булды.

Tut.by радио интернет журналисты Дмитрий Падбиарезски 1990 ел азагында Бебенинның урлануын искә төшерде.

“Ул башкалар бик сак булган мәсьәләләрне дә тикшерде. Аны билгесез кешеләр көчләп машинага утыртып урманга алып китүләрен әле дә хәтерлим. Алар күрәсең аны куркытмакчы булгандыр”, ди ул.

Беларуста бәйсез журналистларга басым дәвам итә

Барлык бәйсез газет тамырларына балта чапкан һәм интернет массакүләм мәгълүмат чараларын да кысарга тырышкан президент Александр Лукашенко идарәсендә журналистларга басым гадәти күренешкә әйләнә бара.

Илдә сакланып калган берничә бәйсез басмаларның берсе “Народная воля” газеты баш мөхәррире Светлана Калинкина әйтүенчә, Бебенинның үлеме турында ул үз карашын язгач аңа янаулар булган.

Әлеге хәлләр 2011 елны узачак Беларус президенты сайлавы алдыннан күзәтелә. Лукашенконың бәлкем дүртенче тапкыр да президент булып сайланырмын дигән белдерүләре, сәяси оппозицияне чыгырыннан чыгарды.

Сайлауда Бебенинның дусты Андрей Санников та катнашырга җыена. Һәм ул иң көчле намзәтләрнең берсе булыр дип фаразлана. Олег исә аның штаб вәкиле иде.

Бебенинның башка якыннары кебек үк Санников та журналистның үз-үзенә кул салуына ышанмый. “Безнең планнар зурдан иде һәм без көн дә очрашып тордык”, диде ул.

Бебенинның үлеме чит илдә дә борчу уятты

5 сентябрь көнне Европа парламенты җитәкчесе Ежи Бузек Бебенниның үлеме аны тетрәндерүен әйтте. Һәм ул Беларус җитәкчелеген үтәкүренмәле тикшерүләр уздырырга чакырды.

Бебенин 1974 елда туган. Беларус дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, 1990 елларда “Имя” исемле бәйсез газетның баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкара. 1998 елны Хартия 97 сәхифәсен булдыра.
XS
SM
MD
LG