Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашапов: Сайлау алдыннан Русиядә бер генә президент калуы мөмкин


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Чаллы ТИҮенең соңгы утырышында Татарстан президенты атамасын саклап калу юнәлешендә мөрәҗәгать кабул ителде. Әлеге мөрәҗәгать “Мәскәү, Татарстан президенты атамасыннан кулыңны ал!” дигән исем астында кабул ителде һәм таратылды.

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов фикеренчә, Русия хакимияте милли республикалардагы президент атамасын юкка чыгару эшен алга таба да алып барачак. 2012 елда Русия президентын сайлау кампаниясендә Владимир Путин республикаларда президент атамаларын бетерү вәзгыятен үз файдасына бору ихтималы бар. Русиянең “бер-бөтен һәм бүленмәс” булып күренүе аның дәрәҗәсен күтәрәчәк.

Чаллы ТИҮе кабул иткән мөрәҗәгатьтә татар һәм рус булмаган башка халыкларның конституция хокукларына чираттагы һөҗүм башлануы хакында әйтелә, бу һөҗүмне Русия хакимияте башлаган, дигән фикер ассызыклана.

Чечня президенты Рамзан Кадыйровның “Русиядә бер генә президент булырга тиеш”, дигән сүзләрен кемдер уенга алды, бу белдерү онытыла да башлады кебек, көнүзәк мәсьәләдән дә төшеп бара шикелле. Ләкин Рәфис Кашапов президент атамасы вәзгыяте яңа сайлауга кадәр Русия премьеры Путинның даими күз уңында булачак дип саный.

“Соңгы вакытта шул күренә -- Медведев белән Путин сайлау вәзгыятенә килеп керде. Очкычта очалар, машиналарда йөриләр, янгын сүндерәләр. Ни генә кыланмыйлар, рейтингларын күтәрергә маташалар. Рамзан Кадыйровның “Русиядә бер генә президент булырга тиеш”, дигән сүзләре артында Владимир Путин тора. 1 ел эчендә президент атамаларын бетердем, Русиядә тәртип урнаштырам, аны бер-бөтен һәм буленмәс ясадым, дип рус халкы алдында мактанырга тели. Без хәрәкәт итергә тиеш. Мөрәҗәгать шуның өчен кирәк”, диде Рәфис Кашапов.

“Мәскәү кирмәне президент атамаларын бетерүне хуплый, атама бетерү ирекле рәвештә булырга тиеш, дип саный. Ләкин без бу башлангычның Мәскәүдә барлыкка килүенә ышанабыз. Бу нык уйланылган сәясәт регионнарны күзәтүдә тоту өчен эшләнә. Русиядә яңа милли сәясәт, анда милли республикалардагы милләт мәнфәгате санга сугылмый. Без Татарстанны үз президентыннан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Татарстан президенты һәм башка милли республикаларның башлыклары федераль үзәктән билгеләнеп куелырга тиеш түгел. Без Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка төбәк җитәкчеләрен кабат сайлап кую турында федераль югарылыкта чыгыш ясарга тәкъдим итәбез”, диелә Чаллы ТИҮе мөрәҗәгатендә.
XS
SM
MD
LG