Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мифтахов: Дәүләт белән эшләргә кирәк


Фәрит Мифтахов
Фәрит Мифтахов

2010 елның октябрендә узачак халык санын алу кампаниясе алдыннан Татарстанның дәүләт һәм татар милли оешмаларына Русия төбәкләрендә яшәүче татарларның җанисәптә татар булып язылулары, татарның гомуми саны кимемәве мөһим. Шул ук вакытта Татарстанда, аның башкаласы Казанда татарлар арасында эш алып барыламы?

Бөтендөнья татар конгрессның Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов сүзләренчә, җанисәп алдыннан мәктәпләрдә очрашулар оештырыла, радиоларда аңлату эшләре алып барыла. Әмма зур чаралар үткәрелми.

Казан оешмасы нишли?

Бөтен җир йөзенә сибелгән татарларының рәсми оешмасы – Бөтендөнья татар конгрессы бар. Әмма аның Русия төбәкләрендә бүлекләре булса да, конгрессның егерме елга якын алып барылган эшчәнлеге дәверендә Татарстан филиалы төзелмәде. Бу мәсьәлә август аенда узган дүртенче татар яшьләре форумы вакытында да күтәрелде. Чөнки яшьләрнең дә Татарстан, Казан оешмасы юк. Шулай да татар конгрессының Татарстан бүлеге төзелмәсә дә, аның Казан оешмасы бар. Ул оешма белән Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, “Болгар” хәйрия вакыфы рәисе Фәрит Мифтахов җитәкчелек итә.

Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов җанисәп алдыннан бүлекнең зур чаралар үткәрмәвен таный. Әмма бу урында шунысын әйтергә кирәк, Фәрит Мифтахов күп чараларны үз акчасына үткәрә. Милләтнең киләчәге, Аллаһ ризалыгы өчен тырышам, ди ул.

“Яңа гасыр” радиосында аңлату эше алып барабыз. Татар иҗтимагый оешмалары белән дә очрашулар булды. Оешманың мәктәпләрдә, Казанның һәрбер районнарында да безнең бүлекчәләр бар. Бу эштә бик актив катнашалар дисәм, дөрес булмас. Шулай да кулдан килгән кадәр эшләргә тырышабыз. Әлбәттә, эш татар конгрессы белән бергә алып барыла”, ди Фәрит Мифтахов.

Җитәкчеләрсез булмый

Соңгы вакытларда милли җәмәгатьчелек Казанда яшәүче татарларга милли яктан игътибар булмавын әйтә башлады. Дөрестән дә, Казанның Юдино, Дәрвишләр бистәләрендә милли тормыш кайнап тормый. Казан оешмасы рәисе Фәрит Мифтахов фикеренчә, милли эштә Казан хакимият башлыклары да тырышырга тиеш.

“5-6 кеше Дәрвишләр бистәсенә барып, пропаганда гына үткәреп йөреп булмый. Оештырылган чараларның бюджеты булырга тиеш. Дәүләт белән эшләргә кирәк дип уйлыйм. Казан оешмасы уздырган чараларга хөкүмәттән акча алып булмасмы дигән фикер бар. Чөнки иҗтимагый оешма әллә ни эшли алмый”, ди Фәрит Мифтахов.

“Хикмәти дөнья”

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, “Болгар” хәйрия фонды, татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов Рамазан ае вакытында “Яңа гасыр” радиосында “Хикмәти дөнья” проектын башлап җибәрде. Ураза тотучылар ай дәвамында дини тормышлары турында радиога хатлар яза. Хат язучыларның кайберләренә бүләкләр дә тапшыралар. Шимбә көнне Фәрит Мифтахов Балтач районында яшәүче Әминә апага татар телендә басылган Коръән китабы бүләк иткән.

Фәрит Мифтахов милли, хәйрия эшләре белән шөгыльләнүдән тыш, Казан шәһәренең Хаҗилар шурасын да җитәкли.
XS
SM
MD
LG