Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләр талаша, социаль ипотека аксый


Быелның гыйнвар аеннан алып Татарстанда торак төзү 11%-ка кимегән. Ел ахырына кадәр 800 мең квадрат метрлык төзелешне сафка кертәсе бар. Татарстанның төзелеш министры Марат Хөснуллин элегрәк яңа йортларның күбесе кыш җиткәнче төзелеп бетәчәк дигән иде. Әмма планнар чынга ашмады. Аның сүзләренчә, республикада бигрәк тә социаль ипотека өчен төзелеш аксый.

Министрның шушы тәнкыйтенә Дәүләт торак фондының аппарат җитәкчесе Рамилә Әхмәтҗанова, республиканың төзелеш базарында дәүләт торак фондыннан кала башкалар да бар, шуңа күрә эшләрнең аксап баруында фондны гына гаепләү дөрес түгел, ди.

“Республикада йортлар безнең фонд аша гына төзелми. Програмнар күп - ачык сатуга чыгарылган торак, дәүләтнең башка торак програмнары бар. Төзелеш күләме 11% кимеде дигәндә моны да искә алырга кирәк. Дәүләт фонды исә быел 820 мең квадрат метр торак төзүне максат итеп билгеләде. Бүген шуларның 207 мең квадрат метры төзелгән. Алдагы ел тәҗрибәләре күрсәткәнчә, күп кенә йортларны ел ахырына тапшырабыз. Быел да шулай булыр дип уйлыйбыз. Быел социаль ипотека програмында 10 меңнән артык гаилә катнаша ала. Фонд исә 13400 фатирны төзеп кулланышка тапшырачак”, ди Рамилә Әхмәтҗанова.

Чүптән төзегәнне исбатларга кирәк

Соңгы арада хөкүмәт тарафыннан Дәүләт торак фонды төзегән йортларның сыйфаты да нык тәнкыйтьләнә. Узган ялларда хөкүмәттә торак төзелешенә багышланган бер киңәшмәдә, министр Марат Хөснуллин, фонд төзегән кайбер йортларның төзелеп бетүгә инде җимерелә дә баруын әйтеп китте һәм дәүләт програмы нигезендәге торак өчен сыйфатсыз төзелеш материаллары һәм конструкцияләре кулланыла дип белдерде.

Моңа өстәп Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та, “Тәлгат (Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгат Абдуллин - ред.) арзан бәядән сатыла торган йортларны чүптән ясый”, дип, Абдуллинга шелтә дә белдергән. Алай гына да түгел, президент Татарстан эчке эшләр министрлыгына бу мәсьәләне тикшерергә кушкан.

Рамилә Әхмәтҗанова сүзләренчә, бу гаепләүләр буш сүзләр генә булып калмыйча, исбатланырга тиеш. Шул вакытта гына аны танып була ди ул.

“Дөрестән дә, президент фонд эшчәнлегеннән канәгать булмавын әйтте. Әмма бездә төзелешләрне тикшерүче дәүләт идарәләре бар. Президент 3 көн бирде. Бу идарәләр, фондның ничек, нинди җиһазлар, нинди материаллар белән төзелеш алып баруын тикшереп, үз сүзен әйтергә тиеш. Чыннан да төзелеш материалларының сыйфаты начар булса, бу гаепләүләр урынлы булачак һәм төзелеш эшләре вакытлыча туктатылачак. Әмма әлегә тикшерү үтмәгән килеш, начармы, яхшымы икәнен беркем әйтә алмый. Татарстанда төзелешне тикшерүче дәүләт идарәсе бар. Республикада нинди генә корылма төзелмәсен, башта бу идарә үз фатихасын бирергә тиеш. Безнең йортлар барысы да рөхсәт белән генә төзелә”, ди Рамилә Әхмәтҗанова.

Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин исә, инде телгә алынган бәхәсле киңәшмәдәге тәнкыйтькә җавап йөзеннән, “проблемнар булса, без төзелеш материалларының сертификацияләрен тикшерәбез, бар алдынгы илләрдә - Австрия, Германияләрдә шундый материаллар белән төзиләр", дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, Дәүләт торак фондына төзелеш алып бару эшендә киртәләр коралар. Тәнкыйтьнең кайдан килгәнен искә алганда, Абдуллин ул киртәләрнең Төзелеш министрлыгы тарафыннан куелуына ишарә итә.
XS
SM
MD
LG