Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда ватанпәрвәрләр бүләкләнде


Соңгы елларда ватанпәрвәрлек темасын мәктәпләргә генә түгел, инде мәчетләргә дә кертеп баралар. Бу гамәлне яхшы тормыштан түгел, аптыраганнан бичара булганга башкаралар. Әхлаксызлык, кыйбласызлык, максатсызлык -- болар барчасы да Русия җәмгыятенең ачы чынбарлыгы. Самар мөфтияте яшьләр арасындагы эшкә зур әһәмият бирә. Җирле хакимият мәчет картларының күңелләрен медальләр белән күрә башлады.

Әңгәмәдәшебез -- милли хәрәкәт әгъзасы, мөфтият тормышының эчендә кайнаучы Фәрид Ширияздан.

Мәчет эчендә ватанпәрвәрлек байрагын күтәреп баруга ничегрәк карыйсыз?

Татарга гомер-гомергә ватанпәрвәрлек хас сыйфат ул. Ата-анага, гаиләгә, туган җиргә, үз халкыңа, ватаныңа тугрылык хисләре һәркемдә сабый чактан тәрбияләнергә тиеш. Бу турыда изге китабыбыз Коръән үзе яза. Тормыш шуны күрсәтә ки, тик ватанны сөю белән сугарылган тәрбия нәтиҗәле була. Халкыбызда тупланган ватанпәрвәрлек хисләре әлегә сакланып килә. Бу юнәлештә “Туган тел” җәмгыяте дә, мөфтият тә бер юнәлештә эшлиләр.

Өлкә хакимияте бинасында махсус комиссия утырышы узды. Шунда патриотик тәрбия өлкәсендә уңышларга ирешкәннәргә “Патриот России” исемле медальләр бирделәр. Татарлардан медальга лаеклар булдымы?

Самар Җәмиг мәчетеннән Таһир Мамышев һәм Сызран хәрби комиссариатыннан запастагы полковник Рафаил Фәйзиев. Мамышев запастагы майор. Хезмәт итү дәверендә “Кызыл Йолдыз” орденына һәм башка хәрби бүләкләргә лаек булган офицер. Намаз карты. Мөфтияттә актив бабай. Яшьләр арасында тәрбия эшен алып бара. Бүгенге көндә балалары, оныклары -- хәрби хезмәттә.

Кеше балаларын өндәргә җиңел, ә менә үз балалары татар теллеме соң?


Әйе, телле дә, динле дә. Таһир абый “Самарлыларның сугыш турында истәлекләре” исемле 4 томлык китапны чыгаруда да көч куйды. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә Җәмил Вәлиуллин да актив эшли. “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятендә Шура әгъзасы, күп еллар буена шәһәр мохтариятен җитәкләде, мөфтияттә бик тә актив хезмәт итә. Татарларга күрсәткән ярдәме санап бетергесез.

Мәчет кысаларында ватанпәрвәрлеккә зур игътибар бирүнең нәтиҗәсе нидә күренә?

Милләттә бердәмлек арта. Өмет чаткылары сүнми. Өмет бар җирдә яшәеш сүнми. Бу инде татар яши дигән сүз.
XS
SM
MD
LG