Accessibility links

Екатеринбурда бәя үсешен контрольгә алалар


Екатеринбурда бәя үсешен тоткарлау максатыннан хакимият, җитештерүчеләр, сату челтәрләре арасында өчьяклы килешү төзелде. Шул ук максаттан чыгып өлкәдә “Халык контроле” исемле проект эшләп килә.

Быелгы корылык Урал якларына Русиянең башка төбәкләренә караганда кимрәк зыян китерсә дә, азык-төлек бәяләренең үсеше башкалардан калышмый. Халык өчен икенче икмәк – бәрәңге уңышы башка елларга караганда күпкә аз, шуңадыр, Екатеринбур шәһәренең кайбер базарларында бәрәңге бәясе алмага тиң.

Яшәү өчен иң кирәкле азык-төлек бәяләренең үсешен авызлыклау нияте белән, хакимият тарафыннан кайбер чаралар күрелә. Мисал өчен, бу көннәрдә өлкә хөкүмәте башлангычы белән җитештерүчеләр һәм эре сату челтәрләре хакимият вәкилләре катнашында өч яклы килешү төзелде. Килешүдә сатучылар җитештерүчеләр бәясенә өстәмә бәяне 15%тан арттырмаска дип сүз куештылар.

Моннан тыш, бу көннәрдә Свердлау өлкәсендә “Халык контроле” дигән проект старт алды. “Бердәм Русия” фиркасе башлаган бу проект Советлар Берлеге заманында эшләп килгән шул ук исемдәге комитет эшчәнлеген кабатлап бетерми. Эш дәверендә халык контролерлары социаль әһәмияткә ия булган азык-төлек бәяләренә даими рәвештә мониторинг ясап, аларны җитештерүчеләр бәяләре белән чагыштырып, җыйган мәгълүматларны анализлап, хөкүмәтнең башкарма органнарына хәбәр итүне максат итеп куялар.
"Халык контроле" хезмәткәрләре

Свердлау өлкәсендә “Халык контроле” проектын татар егете Ринат Садриев җитәкли. Аның фикеренчә, әлеге проекттан шоу ясарга кирәкми. Ул вакытлыча булырга тиеш түгел. Эш һәр көнне, эзлекле рәвештә алып барылырга тиеш. Иң мөһиме – нәтиҗәле булсын.

“Без кемнәрнеңдер гаебен, кемнәрнеңдер кимчелеген эзләргә җыенмыйбыз. Шулай ук җитештерүче, сатучы һәм кулланучыны бер-берсенә каршы куярга да теләмибез. Ниятебез – бәяләр үсешенең төп сәбәбен ачыклап спекуляциягә юл куймау, сату челтәрләренә үзебезнең җитештерүчеләрне кертү өчен көрәш алып бару, кулланучыны яклау. Халык контроле халык өчен булырга тиеш”, ди Ринат әфәнде.

Халык контроле беренче көнне кибетләргә чыккач, кибет җитәкчеләре аларны үзләре озатып йөрде. Шундый кибетләрнең берсендә, карабодай ярмасы сатыла торган киштә янына килеп җиткәч, олы гына яшьтәге апаның әрҗәгә күпләп ярма тутырганын күреп, нигә алай күп аласыз дип сорадылар. “Алмый ни, карагыз әле, кичә генә 60 сумнан иде, бүген 34 сумга төшкән бит. Сез киләсе булгангадыр инде. Ешрак килегез, яме”, диде апа кеше.

“Беренче нәтиҗә менә шушы инде”, дип елмаешты контролерлар.
XS
SM
MD
LG