Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быелгы җанисәптә халык саны артырмы?


2010 елда ике дистә елга беренче тапкыр туган балалар хисабында Татарстанда халык саны бераз артырга мөмкин. Демографик сәясәт нәтиҗәсен бирә башладымы?

Татарстан сәламәтлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елда 2008 ел белән чагыштырганда, 2200 балага күбрәк туган. Матбугат язганча, 2010 елда да артуга өметләнеп була, быел соңгы ике дистә елга беренче тапкыр халык саны арта башларга мөмкин.

2008 елда Татарстанда демографик үсеш програмы кабул ителгәндә 2030 елга республика халкын 11% арттыру максаты куелган иде. Ягъни програм нәтиҗәсендә елына 20 мең кеше артып барырга тиеш булган. Әлегә бу максатка ирешелде дип әйтеп булмый, әмма бераз арту бар.

Әлеге програм ике ел гамәлдә булды. Хәзер ул тәмамланып килә, әмма аның кысаларында үткәрелгән чаралар алдагы елларда да нәтиҗәсен бирергә тиеш, ди белгечләр.

Демографик үсеш програмы кысаларында хөкүмәт меңнән артык чара үткәрергә тәкъдим иткән булган. Алар арасында: гаиләнең абруен күтәрү, аерылышуларга каршы чаралар, өйләнешергә өндәү, миграцияне җайга салу кебек кампанияләр үткәрелде.

2000 елга кадәр халык санының табигый кимүе читтән килүчеләр хисабына җайланып барса, соңгы дистә елда хакимиятләр мигрантларны китертү яклы түгел иде. Бу демографиягә дә тәэсир итми калмады.

Татарстанда үлем-китемнең тууга караганда күбрәк булуы турында 2006 елда ук Иминлек шурасы дәрәҗәсендә сөйләшә башлаганнар иде. Ул вакытта күрсәткечләр түбән булган. Балалар аз туган, үлүчеләр күп булган, гаиләләр азрак теркелә башлаган. “Независимая газета” язганча, ул вакыттагы президент Миңтимер Шәймиев Иминлек шурасын җыеп бу хәлдән чыгу юлларын табарга кушкан.

Быел мәктәпләргә беренче сыйныфка 37 меңнән артык бала кабул ителде. Бу үткән ел белән чагыштырганда бераз күбрәк. Әмма моңа кадәр булган кимү үзен сиздерә. Мәктәпләргә укучылар, югары уку йортларына студентлар җитми. Кайбер татар авылларында сабыйлар аз туу сәбәпле беренче сыйныфка барырлык, мәктәпләрне тутырырлык бала юк, бөтенләй башлангыч мәктәпләр ябылган районнар да бар.

Хәзерге вакытта Татарстанда 220 мең студент санала, кайбер белгечләр исәпләвенчә, алдагы ун елда югары мәктәпләрдә укучы яшьләр саны өчтән бер өлешкә кимергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG