Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида ураза гаете


Омски Җәмигъ мәчете
Омски Җәмигъ мәчете

Шәһәрнең алты мәчетендә, өлкәнең авыл-районнары мәчетләре һәм гыйбадәт йортларының барысында да бәйрәм вәгазьләре сөйләнде, намазлар укылды.

Башка елларда кебек, быел да мәчетләрдә халык күп булды. Әйтергә кирәк, шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә кайбер елларны хәтта бәйрәм намазына килгән халык мәчет эченә сыймый, урамда кала иде. Быел урамда калучылар булмады. Чөнки мәчетнең намаз укый торган мәйданы артты. Аның подвалы гыйбадәт кылу өчен яраклаштырылып төзәтелде һәм мөселманнарга тапшырылды.


Җәмигъ мәчетендә бәйрәм вәгазен һәм намазын, гадәттәгечә, Себер ягы мөселманнары мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов алып барды. Халыкны ул бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан соң ул мөселманлыкны ныгытырга, намаз укырга мәчеткә бәйрәм көнендә генә түгел, көн саен йөрергә кирәк дип өндәде.


Шәһәр читендәрәк бер катлы агач йортта урнашкан “Ихлас” мәчетендә дә халык күп булды. Вәгазь сөйләнеп, намаз укылганнан соң да, халык таралырга ашыкмады, үзара тәбрикләү һәм аралашу дәвам итте. Мәчет имамы Әнвәр хәзрәт ураза тотуны, мунчада юынып, чистарынып чыгу белән чагыштырды.

“Сез мунчада чистарынып чыксагыз, пычракка барып утырмыйсыз бит. Мунчадан чыккан кебек, сез ураза тотып сафланганнан соң, иман ныклыгын саклагыз, гайбәт сөйләмәгез, үзара тату яшәгез”, диде.


Шуны да әйтергә кирәк, мәчеткә йөрүчеләр һәм ураза тотучылар арасында хәзер яшьләр дә күбәйде. “Ихлас” мәчетендә дә яшьләр күп кенә иде. Яшьләр дә, өлкән яшьтәге ханымнар да ураза тота алуларына шат булуларын белдерде.
XS
SM
MD
LG