Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказда матәм көне


Владикавказда базарында шартлау
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:56 0:00
йөкләү

9 сентябрь Владикавказ базарын тетрәткән шартлауда кимендә 15 кеше һәлак булды. Яраланганнар арасында балалар да бар. Базар капкасы янында торган машина шартлаган, дип фаразлана.

Пәнҗешәмбе Владикавказ базарын тетрәткән шартлауда кимендә 17 кеше һәлак булган. Яраланганнар арасында балалар да бар. Базар капкасы янында торган машина шартлаган, дип фаразлана. 10 сентябрь Төньяк Осетиядә матәм көне дип игълан ителде.

Террорга каршы көрәш комитеты шартау 30 килограмм тротил куәтендә булган, дип белдерде. Машинага куелган шартлаткыч кадак һәм тимер кисәкләр белән тутырылган, өстәвенә машинада газ балоны булган, дип хәбәр ителә. Йөзгә якын кеше яраланган.

Җәрәхәт алганнар арасында балалар да бар. Каты яраланган 5 бала һәм 3 яшүсмер Владикавказдагы республика клиник хастаханәсенә салынган.

Тынычлык бәйрәмендә - сугыш

“Русия мөселманнары безнең илдә яшәүче халыклар арасында нәфрәт һәм сугыш таратучыларга каршы көрәшкә үз өлешен кертер дип ышанам", диде бүген Русия премьер-министры Владимир Путин Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашуда.

Путин мөселманнарның ярдәме өчен рәхмәтле булуын әйтте һәм берлектә авырлыкларны җиңүгә ышаныч белдерде.

“Шартлауның ураза бәйрәме кебек тынычлык һәм килешү көнендә булуы, бу кешеләрнең күңелендә бушлык булуын аңлата, аларга каршы көрәшергә кирәк”, диде Путин.


Русия президенты Дмитрий Медведев үзенең Төньяк-Кавказдагы вәкиле вице-премьер Александр Хлопонинга Владикавказга китәргә кушты.

Мәскәүдән Төньяк Осетия башкаласына яраланганнарны алып китәр өчен Ил-76 очкычы юлга чыга.
XS
SM
MD
LG