Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан егетләре мөслимәләр өчен кием тектерә


Дамир Зәкиев
Дамир Зәкиев

Казанда ике мөселман егете мөслимәләр өчен өске киемнәр тегү ширкәтен ачып җибәрде. Ул “Ниса” дип исемләнгән. Проектны оештыручылар Илнар Шәфигуллин һәм Дамир Зәкиев – икесе дә компьютер технологияләре өлкәсендә белгечләр.

Бу проектның башкалардан ни белән аерылып торуы, үз алдына куйган бурычлары, киемнәрнең кайда-ничек тегелүе һәм киләчәккә планнары турында Дамир Зәкиев сөйләде.

Дамир, компаниягезнең исеме нинди һәм ул кайчан эшли башлады?


Без ике ай элек мөселман хатын-кызлары арасында сораштыру үткәргән идек. Бер яктан караганда, мөслимәләр өчен киемнәр күп, ә икенче яктан, гарәп илләреннән, мәсәлән Төркиядән килгән киемнәр – алар икенче төрле. Гарәп киемнәрен күрсәгез, алар үзләре генә түгел, интерьерлары да чуар була була. Шул әйберләрне монда китерәләр һәм бездәге халык аларны кияргә тиеш, чөнки башка тәкъдим юк. Без мөселман хатын-кызларының өске киеменә бәйле проект башлап җибәрергә уйладык. Хатын-кызлар болай да матур, безнең ният – аларны тагын да матур итү.

Компаниянең исеме “Ниса”. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, ул “хатын-кыз” дигәнне аңлата. Ул – Коръәннең алтынчы сүрәсенең исеме.

Ике ай элек без нинди модельләр, ничек тегәргә, нәрсәдән тегәргә икәнен өйрәнә башладык. Сораштыру нәтиҗәсендә билгеле бер фикерләргә килдек. Хәзер инде тектергән киемнәребез бар.

Беренче киемнәрне бәяләү
Эшегезне ничек дәвам итәргә уйлыйсыз?


Модельләр чакырырга планлаштырабыз, киемнәрне аларга киертеп, фотосессия ясап, каталог ясарга исәплибез.

Ә сез җитештергән киемнең бәяләре нинди булачак?

Анысын уйлыйбыз. Бәяне биш мең дә куярга була, ләкин аны беркем алмаячак. Икенче яктан, ниндидер чыгымнар бар, баланска китерер өчен ниндидер чикләүләр бар. Бәяләре буенча әйткәндә, бу киемне нинди бәягә алырга теләр идегез, дип сораштырдык. Мең ярым торыр дип уйланылган киемне 2500гә дә алырга риза булучылар бар. Өлкәнрәк яшьтәгеләр икенче төрле саный. Безнең әле зур үлчәмнәр һәм зуррак гәүдәле апалар-кызлар өчен аерым коллекция булачак.

Казанда мөселман хатын-кызлары өчен кием тектерүчеләр күп. Сез алардан ни белән аерыласыз?

Бардыр, ләкин без икенче яктан, клиент, сораулар ягыннан күбрәк карыйбыз бит. Татарстанда күбрәк ательелар эшли. Сәнәгать өлкәсендә эшләү, кирәкле җиһазлар алу бик кыйммәткә, берничә миллионга төшә. Шуңа күрә андый оешмалар, ислам буенча тегүчеләр юк.

Ә сез үзегез кайда тектерәсез?

Безнең офис та, цехлар да Идел буе бизнес-инкубаторында урнашкан. Анда башлап җибәрүче оешмаларга җиңел сәнәгать өлкәсендә мөмкинлекләр тудырыла. Аренда бәясе кимрәк, җитештерү өчен җиһазлар бушка бирелә.

Үз дизайнерларыгыз бармы соң?

Яхшы дизайнерлар Татарстанда бик аз. Безнең үз модельер-конструкторыбыз бар, ул КДТУда укучы студент кыз. Белгечлеге – дизайн буенча. Бездә тегүчеләр дә мөселман хатын-кызлары... Әлбәттә, бизәлешне уйлыйбыз, ләкин бик чуар итмәскә тырышабыз. Чөнки ул киемнең бәясен дә төшерә, стильне дә әкренләп юкка чыгара.

Мөслимәләр бигрәк тә бу киемне ошаткан
Бәяләрне сатып алучылар теләге буенча куярга тырышабыз дигән идең. Аннан керем буламы соң?


Әлбәттә инде, башлап җибәргәндә, без минуста. Бу һәрвакыт шулай. Минустан ярты ел эчендә чыгарга планлаштырабыз.

Дамир, менә син һәм Илнар бу проекттан кала, тагын ни белән булса да шөгыльләнәсезме?


Әлбәттә, бу безнең бик күп проетларның берсе. Без компьютер технологияләре өлкәсендә эшлибез.

Ә проектта ничә кеше катнаша?

Хәзерге вакытта 8-10 кеше эшли. Ә проектны аякка бастыру һәм эшләтеп җибәрү өчен безгә тагын кимендә ун кеше кирәк булачак.

Проектның максаты, эшли башлар алдыннан үз алдыгызга куйган бурычлар турында да әйтеп үт әле?

Шундый стереотип бар: әгәр кием ябык икән, димәк ул ямьсез, димәк хатын-кыз ямьсез, ул инде кызык түгел, диләр. Гомумән, кием матур булырга тиеш. Аны теләсә-кайсы хатын-кыз ала алса, димәк безнең бурыч үтәлә. Минем өчен бу стереотипны җимерү – бик зур эш булыр иде. Ун ел эчендә бу сорауны әзрәк булса да үзгәртеп була икән, бик яхшы булачак. Чөнки мөселман киеме – ул ямьсез кием түгел.

Дамир, менә син сораштыру-әңгәмәләр үткәрдек, дидең. Шулардан чыгып, нәтиҗәләр турында да сөйләп китсәң иде. Мөселман хатын-кызларына нинди киемнәр ошый, алар нәрсә кияргә тели?


"Ниса" компаниясенең беренче киемнәре
Гади генә итеп әйткәндә, киеме матур, бәясе кыйммәт булмавын телиләр. Бу өстәлдә ятучы киемнәр – сораштыру буенча, билгеле бер фикергә килеп, конструкцияләр ясап тегелгән киемнәр. Күбесенә ошый.

Киләчәккә планнарыгыз нинди?

Идеалда – үз сату урынын ачарга телибез. Чөнки хәзерге кибетләрдә булган ситуация бик үк ошап бетми. Аларны ничек, нинди тәртиптә урнаштыру буенча эшләү җитми. Кибеттә бер кешене, консультантны компьютер белән утырту бик җайлы булыр иде. Ул кергән һәрбер кешегә махсус программада төрле модельләрне күрсәтергә мөмкин.

Хатын-кызлар карыйлар, сайлыйлар һәм ахырдан киемне кияләр яисә кимиләр. Бәлки илле әйберне киеп карыйсы киләдер, ләкин барысына вакыт та җитми, авыр да. Ул консультант шулай ук стиль буенча киңәшләр, тәкъдимнәр бирергә мөмкин. Чөнки зәвыкны үстерергә кирәк бит инде. Ә аңа вакыт, тәҗрибә кирәк.


Дамир Зәкиев сөйләвенә караганда, сораштыруда, киемнәрне карауда теләгән һәр кеше катнаша ала. Кызыксынып килүче мөселман кызлары хәзер үк сатып алып китәргә әзер икән. Бүген Казандагы мөселман киемнәрен тегүче ательелар арасында көндәшлек булса да, көчле түгел. Әмма мондыйлар көннән-көн арта. Арта, димәк, ихтыяҗ бар.
XS
SM
MD
LG