Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары зур җыенга әзерләнә


Айрат Гыйниятуллин
Айрат Гыйниятуллин

Башкортстан татар җәмәгать оешмалары берлеге чираттагы утырышын үткәрде. Анда 18 сентябрьдә үтәчәк җыенга әзерлек барышы тикшерелде.

Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмалары атна азагында Уфада үзләренең зур җыенын үткәрә. Анда республиканың 36 районыннан һәм шәһәрләреннән татар милли хәрәкәте вәкилләре, җәмгысе 300дән артык кеше катнашачак. Әлеге җыен өчен рәсми хакимият урын да бирде. Башкортстан дәүләт педагогия университетының актлар залында үтәчәк ул.

Соңгы елларда татар оешмалары, теге яки бу җыенны уздыру өчен, хакимият тарафыннан рәсми рөхсәт һәм урын бирелмәвеннән зарланып килә иде. Бу юлы рөхсәт бирелүне республикага яңа президент билгеләнү белән бәйләп аңлата алар.

Уфада үтәчәк зур җыенда татар оешмалары ике төп мәсьәләне – халык исәбен алуга әзерлекне һәм оештыруны, шулай ук Башкортстан шартларында татар мәгарифе язмышын көн тәртибенә куйган. Шушы ике мәсьәлә бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән, дип белдерелде.

Моңа мисал итеп 2002 елдагы җанисәп нәтиҗәләре китерелде. Шул елда башкортлар халык саны нисбәтеннән татарларны узып икенче урынга менгәч, республикада башкортча укыткан мәктәпләр сизелерлек артты. Моны татар милли хәрәкәте вәкилләре татар мәктәпләренең башкортча укытуга күчерелүе белән бәйли. Күп татар теле укытучылары эшсез калды, дип билгеләнде. Әле Уфада сишәмбе көнне үткән киңәшмәдә Татар иҗтимагый үзәге рәистәше Айрат Гыйниятуллин да бу мәсьәләне күтәрде:

“Соңгы дүрт елда гына да Башкортстанда 1 меңнән артык татар теле укытучысы эшсез калган. Татарча укыту туктатылгач, алар кыскартылган. Шуннан аларның 279-ы бөтенләй мәгариф өлкәсеннән китәргә мәҗбүр булган, ә калганнары, башкорт теле курслары үтеп, башкорт теле укытуга күчерелгән. Мондый хәлләргә битараф калып булмый. Җыенда бу мәсьәлә дә күтәреләчәк”, диде ул.

Җыенда халык исәбен алуга әзерлек барышын да җентекле тикшерергә килешенде. Анда районнардан киләчәк милли оешмалар вәкилләренә тәгаен бурычлар йөкләү нияте дә бар.

Халык исәбен алу вакытында аңлату эшләре алып бару, җанисәп оештыручыларын күзәтеп тору, эшнең башка алымнары да 18 сентябрьдә үтәчәк җыенда каралачак.
XS
SM
MD
LG