Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Хәмитовны тел белән сөйләшне бутамаска чакыра


Кадерле Имаметдинов: "Хәмитов җанисәпне искечә үткәрү яклы"
Кадерле Имаметдинов: "Хәмитов җанисәпне искечә үткәрү яклы"

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов “Коммерсант” газетына биргән әңгәмәсендә татар телен башкорт теленең бер сөйләше дип атады. Татар җәмәгатьчелеге бу уңайдан борчылу белдерә.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов “Коммерсант” газетына биргән әңгәмәсендә үзен тагын бер кат башкорт дип атады. Аның сүзләренә караганда, ул бу вазыйфасына билгеләнгәнче үк үзенең башкорт булуын атаган булган. Рөстәм Хәмитов 80 елларда әтисе белән шәҗәрәсен төзүен, анда ерак бабаларының берсе Караидел районының Мулләхмәт исемле башкорт авылыннан чыгуын әйтә.

Президентның әтисе белән шәҗәрәсен төзүе моңа кадәр билгеле булмаса да, рәсми булмаган чыганаклар ул вазыйфасына билгеләнгәнче Мәскәүдән белгечләр килеп, аның башкортлыгын исбатлаучы документлар эзләвен хәбәр итә. Архивларда “казыну” нәтиҗәсендә, Рөстәм Хәмитовның ерак бабаларының берсе башкорт булуы ачыкланган. Тик аның “сословный”мы, түгелме икәнлеге турында сүз юк.

Татар җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләре президентның үз милләтеннән бигрәк аның барлык милләтләргә тигез каравын, һәр милләтнең үзбилгеләнешкә хокукын инкарь итмәвен тели иде. Ләкин бу өметләр тормышка ашмаска охшаган. Чөнки президент “Коммерсант”ка әңгәмәсендә шулай ди: “Башкортларда икетеллек бар. Бер өлеш башкортлар көньякта таралган сөйләштә аралаша. Бер өлеш башкортлар татар сөйләшендә”.

Диалектология фәненә әсасән, татар теле өч диалектка бүленгән. Диалектлар исә сөйләшләргә бүленә. Мәсәлән, Арча сөйләше, Туймазы сөйләше һ.б. Президент сүзләренә караганда, татар теле башкортның хәтта бер диалекты да түгел, ә сөйләше генә булып тора икән.

Татарлар Хәмитовның тел белгечлегенә шик белдерә


Президентның “Коммерсант”тагы әңгәмәсе татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышында каралган иң кызу мәсьәлә булды. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Мин президентны техник фәннәр докторы буларак, демократ карашта торучы буларак, хөрмәт итәм. Ләкин, минемчә, өстән, ягъни Мәскәүдән, аңа башкорт милләтчеләре баш күтәрмәсен өчен тырышырга кушылган. Шуның өчен ул җанисәпне искечә үткәрү яклы. Моның өчен аңа безнең хокукларны инкарь итәргә туры килә”, дип саный.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, башкаланың Орджоникидзе районы татарлары корылтае рәисе Рәис Карачурин: “Ләкин без моңа күз йомарга тиеш түгел. Ул башкорт дип атаган төбәкләрдә күпчелек татарлар яши. Мин президентны мәдәниятле, белемле кеше буларак беләм. Ләкин заманында шундый ук белемле, мәгърифәтле Шакиров, Нуриев, Ахунҗанов кебек кешеләр, вазыйфаларын югалтмау өчен, татарга каршы бик күп эшләр эшләде. Без моның кабатлануына юл куярга тиеш түгелбез. Каршылык чаралары үткәреп, үз позициябезне җиткерергә бурычлыбыз”, ди.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин: “Президент татар телен сөйләш дип атый. Ягъни, без хәтта башкорт теленең диалекты да түгел, бер сөйләше генә. Рөстәм Хәмитов техник фәннәр докторы буларак, мондый нечкәлекләргә кереп, дөрес эшләми. Бу - филологлар, тарихчылар, лингвистлар эше. Бу Рөстәм Хәмитовның тәүге хатасы булып калсын дип телибез.

Киләчәктә ул белгечләр сүзенә колак салыр дип уйлыйбыз. Моның өчен Татарстан һәм Башкортстан президентлары тарафыннан, ике якның галимнәрен җәлеп итеп, төньяк-көнбатыш төбәктә яшәүчеләрнең телләрен тикшерү өчен махсус лаборатория төзү ихтыяҗы мәсьәләсен күтәрәчәкбез. 18 сентябрьдә узачак җыенда президентның әлеге әңгәмәсе уңаеннан безнең мөрәҗәгать кабул ителер, дип торабыз”, диде.
XS
SM
MD
LG