Accessibility links

Кайнар хәбәр

Имамнар милләт турында сөйләшүен дәвам итте


Казанда барган бөтенрусия татар имамнары җыенының “Милли үзенчәлек һәм дин” дип исемләнгән утырышы җомгада “Пирамида”да узды. Биредә Болгар шәһәрен торгызу проекты тәкъдим ителде.

Җыелышта Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева, Уфадагы Үзәк назәрәт мөфтие Тәлгат Таҗетдин, язучылар, галимнәр катнашты. Утырыш башында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров Самар өлкәсеннән килгән форум кунагы Рәшит Конюкаевның вафат булуын хәбәр итте. Аңа багышлап Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Коръән укыды.

Җыелыш берничә өлештән торды. Аның бер өлешендә “Яңарыш” вакыфы тәкъдим ителде, милли һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу юнәлешендә алып барылган эшләр турында сөйләнде. Аеруча Болгар шәһәрен яңартуның бик әһәмиятле икәне ассызыкланды. Бу хакта Ринат Закиров болай диде:

“Яңарыш” вакыфы Болгар шәһәрен күтәрү юнәлешендә зур эшләр башлады. Моны тарихи мөмкинлегебез дип әйтеп була. Кайбер илләрдә андый байлыкны күптән күтәргән булырлар иде. Чөнки туристлар өчен аннан да кызыграк объект, бәлки, бик сирәктер. Ул безнең Европа җирендә иң атаклы туристик үзәкләрнең берсе. Шушы Болгар шәһәрен күтәрү – фондның зур эшләренең берсе”, диде Закиров.

Үзәк Диния назәрате башлыгы, мөфти Тәлгать Таҗетдин Болгар шәһәренең изге урын булуын аңлатты.

Тәлгать Таҗетдин
“1989 елда исламны кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм иткәндә 28 илдән килгән татарлар белән Болгарның хәрабәләренә барган идек. Еладык, әрнедек, яңгыр яуды. Аллага шөкер, догаларыбыз кабул булды. 21 ел дәвамында халык белән Болгарга ел да тәүбә итәргә барабыз. Болгар музей гына түгел, халык яши торган шәһәргә әйләнергә тиеш. Алла насыйп итсә, Шәһри Болгар күтәрелер”, ди Таҗетдин.

Академик, тарихчы Индус Таһиров бу җыелышның тарихи вакыйга, татар күтәрелешенең бер билгесе булуына басым ясады.

“Шушы җыелыш бөтенрусия күләмендәге өченче җыелышыбыз. Аның беренчесе 1919 елның май аенда Мәскәүдә булса, икенчесе Казанда июль аенда уза. Безнең милләт тагын җыелды. Бу безнең өченче җыеныбыз”, ди ул.

Гомумән, җыелышта татар халкының көчле, мәгърифәтле милләт булуы тагын бер кат искә төшерелде. Татарның милләт булып саклануында диннең зур роль уйнавы да күп чыгышларда әйтелде.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин исә татарларга багышланган өр-яңа шигырен укып китте.

Бөтен Русия татар имамнары җыены 16 сентябрьдә ачылган иде. Имамнарның төп утыршында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм чыгыш ясады. Имамнар Казаннан иртәгә кайтып китә.
XS
SM
MD
LG