Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Идел белән Урал арасында” җиде республиканы берләштерә


Йолдыз Крепостина
Йолдыз Крепостина

“Идел белән Урал арасында” (“Между Волгой и Уралом”) радиожурналы алты республиканы берләштерә. Ул 52 ел буена эфирга чыга. Соңгы ун елда әлеге радиожурналга Коми республикасы да кушылды.

Әлеге тапшыруны эфирга Удмуртия, Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Мари иле, Мордовия, Коми дәүләт телерадиокомпанияләре хезмәткәрләре әзерли. Ел саен компания җитәкчеләре, журналистларның киңәшмәләре булып уза. Чираттагы шушындый очрашу Йошкар-Олада узды. Киңәшмәдә Мәскәүдән дә җитәкчеләр бар иде. Аларның берсе – Бөтенрусия телерадиокомпаниясенең регионнар белән җитәкчелек итү департаменты рәисе Рифат Сабитов.

Рифат әфәнде Бөтенрусия телерадиокомпаниясенең регион бүлекләрендә 54 телдә тапшырулар алып барылуын җиткерде. “Идел белән Урал арасында” радиожурналының эшчәнлегенә югары бәя бирде. 2009 елда Чабаксарда булып узган киңәшмәдә тапшыруларны интернет аша тыңлаучыга җиткерү өстендә эшләргә тәкъдим иткән иде. Бу хакта тапшыруларның төп редакциясе Казан дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчеләре һәм радиожурналны алып баручы Йолдыз Крепостина да сөйләде.

Тәүфыйк Сәгыйтов
“Татарстан” радиосын интернетта тыңлау өчен техник чаралар күрелде. Әле август аенда гына 300 мең тапкыр радионың интернет-сәхифәсенә кергәннәр. Шулай ук 5000 тапкыр Америкада, Германиядә яшәүчеләр кергән. Тагын Чили, Уганда илләреннән дә керүчеләр булган”, диде Йолдыз Крепостина.

Киңәшмәдә ел дәвамында эфирга чыккан сәхифәләргә анализ ясалды. Тапшыруның төп темалары (67%) – Идел белән Урал регионында яшәүче халыкларның телен саклауга, мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә, халыкара дуслыкны булдыруга багышланган.

Дөрес, республикаларның икътисади хәле, кешеләрнең яшәү рәвеше, танылган шәхесләргә багышланган сәхифәләр, башка проблемнар да читләтеп үтелмәгән. Бу хакта “Татарстан” телерадиокомпаниясе рәисе урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтов сөйләде.

Киңәшмәдә киләчәктә журналистларга радиотыңлаучылар белән очрашулар уздырырга кирәклеге турында да әйтелде. Шулай ук тапшыруларны төрле бәйгеләргә катнаштыру тәкъдимнәре дә яңгырады. Радиожурнал әле озак еллар эфир програмында сакланып калыр дип ышана Тәүфыйк Сәгыйтов.
XS
SM
MD
LG