Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехлар 1620 елгы Bila Hora сугышын “уйнады”

18-19 сентябрь көннәрендә Праганың Bila Hora бистәсендә 1620 елда булган тарихи сугышның “уены” күрсәтелде. Ике көн дәвамында чех халкы үз тарихына кайтып алды, шул чорның җыр-биюләрен карады, тимерчеләрнең рыцарь киемнәрен эшләгәнен күрде, кечкенә кибетләрдән тарихи сувенирлар, шул чор һөнәрчеләренең эшләнмәләре, киемнәр, бизәнү әйберләре алды, атта йөрде.

XS
SM
MD
LG