Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев блогы: ялганы чыныннан яхшырак


Русия президенты блогына пародия рәвешендә ясалган микроблок җиңүче дип табылды. Медведевның чын блогы икенче урында гына.

Бу атнада Русия интернетының (Рунет) иң яхшы сәхифәләре игълан ителә. Халыкара интернет әһелләре берлеге үткәргән бәйгедә барлыгы 32 номинация. Микроблоглар арасында җиңүне Твиттердагы KermlinRussia блогы яулады.

Бу блок Русия президенты Дмитрий Медведевның чын блогына пародия рәвешендә ясалган. Бәйгедә Медведевның чын блогы KremlinRussia да катнашкан, ләкин ул икенче урында гына.

Медведев үзенең Твиттер хисабын июнь аенда Калифорнияда Твиттер ширкәтенә баргач ачкан иде
Чын блогта Медведев үзе яза дип саналса, пародия блогында кемдер берәү, “Роисся перзидент”ы исеменнән, үткен комментарлар урнаштыра. Әйтик, сишәмбе кичендә “перзидент” “Мәскәү мэры Владислав Сурковны” туган көне белән котлады.

Президент идарәсе башлыгы урынбасары Сурков та, Мәскәүнең әлегә мэры Юрий Лужков та, 21 сентябрьдә туган икән. Соңгы вакытта Лужков өстендә болытлар куера, моның артында президент идарәсе тора дигән, фаразлар бар.

“Перзидент” блогында Путин исеменә дә төрттерүләр ясала. Шул ук сишәмбедә ул “чиновникларны кыскарту планын әзерлим, безгә президент һәм премьер-министр кебек бер-берсен кабатлаган вазыйфалар кирәк түгел” дип шаяртты.

Твиттерда популярлык казанган тагын бер блок – янәсе, Медведевның хатыны Светлана Медведева исеменнән языла. Ул да юморга корылган. Әйтик, сишәмбенең соңгы язмасы мондый иде:

“Якшәмбе Кытайга оча. Сатып аласы әйберләр исемлеген әзерлим. Шакмаклы букчаларыбызны таба алмыйм.” (Медведев атна ахырында рәсми сәфәр белән Кытайга бара. – Ред.)

Светлана Медведеваның ялган блогына 3 меңләп кеше язылса, Медведевның ялган блогына инде 30 меңләп кеше язылган.

Русиядә сәяси юмор һәм сатирага ихтыяҗ зур.
XS
SM
MD
LG