Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов – XXI гасыр Шакировымы?


Рөстәм Хәмитов президентлыкка ант китерә, Уфа, 19 июль 2010
Рөстәм Хәмитов президентлыкка ант китерә, Уфа, 19 июль 2010

(Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовка хат)


Хәмитов әфәнде, мин Сезнең “Коммерсантъ” газетында чыккан "Посадки будут. Будут разные "интересные" процессы" дигән әңгәмәгезне укып чыктым. Бик тә мавыктыргыч итеп язылган. Сезнең республика президенты буларак эшчәнлегегез турындагы фикерләрегезне комментарсыз калдырам. Башкортстан өчен ихластан яхшылык кылу ниятегезгә ышанабыз. Беренче адымнарыгызны хуплыйбыз гына.

Әмма халыкның милләтен билгеләү турындагы кайбер фикерләрегез, дөресен әйткәндә, башыма сыймый. Сез президент дигән югары урын алып торасыз, Сезнең һәр сүзегез хакимиятнең рәсми сәясәте буларак кабул ителә. Бигрәк тә, “Бу минем шәхси фикерем” дигән кисәтү булмаса.

Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче халкының милләтен билгеләү мәсьәләсенә карата Сезнең берьяклы карашыгыз минем, бу төбәкнең җирле кешесе буларак, ачуымны китерә. Сезнең һәр өземтәгезгә тәфсилләп җавап бирәм.

“Мин башкортмын. Элек-электән, “Башкортстанда Хәмитов” дигән проект әле булмаган чакта ук, мин әтием башкорт, әнием – мишәр һәм үземне башкорт халкыннан саныйм, дип сөйләдем һәм яздым да”.

Рөстәм әфәнде, Сез үзегезнең башкорт булуыгызны беркемгә дә исбатларга тиеш түгелсез. Үз милләтен билгеләү һәркемнең шәхси эше. Бу мәсьәләдә сораулар юк. Мин башка нәрсә турында. Сез менә нәрсә әйтәсез:

“Башкортларның ике теллелеге мәсьәләсе бар. Башкортларның бер өлеше көньякта таралган сөйләмдә сөйләшә, икенче өлеше – татар сөйләмендә сөйләшә, алары республиканың көнбатышында һәм төньягында яши. Бу ниндидер буталчык кертә. Һәм бу хәлдән файдаланырга, халыкны бүләргә тырышалар. Чынлыкта, хәзер без шактый фәнни ысуллар белән татар теленә якын торган диалектның башкорт теле булуын ачыклыйбыз. Бу ике тел бер-берсенә урыс-украин телләренә караганда да якынрак. Башкортлар һәм татарлар бер-берләрен тылмачсыз да яхшы аңлый. Ифрат зур мәдәни катлам, җырлар, биюләр, әдәбият, халыкны һичшиксез, берләштерә. Еш кына чикләрне билгеләү дә кыен”.

Башкортларның ике теллелеге мәсьәләсе, бәлки, бардыр, ләкин шулай ук вакытта, башка караш та бар, төньяк-көнбатыш башкортлары дип аталганнары чып-чын татарлар, дигән караш. Төньяк-көнбатыш Башкортстан халкының теле әдәби татар теленә Казан татарлары теленнән дә якынрак. Мин, минем әти-әнием, туганнарым һәм татар танышларым ниндидер “башкорт теленең татар сөйләме”ндә түгел, ә татар теленең татар сөйләмендә сөйләшә. Без үз телебезне дөрес атамыйбыз дигән фикерне Сез кайдан алдыгыз?

Рөстәм әфәнде, мин дә тумышым белән Сез туган яклардан. Балтач, Караидел, Аскын төбәкләре – минем кече Ватаным. Минем өчен төньяк-көнбатыш халкы ниндидер абстракт берәмлек түгел, ә тере кешеләр, туганнар, балачак дуслары. Бөтен бабаларым шул яклардан. Без үзебезне һәрчак татар халкының өлеше дип санадык. “Башкорт чыгышыбыз” турында соңгы 20 елда гына белдек. Милләтебезне билгеләү белән безнең беркайчан да проблем булмады. Бар ыгы-зыгы читтән башланып китте. Бу кемгә кирәктер, әйтә алмыйм, әмма татарга да башкортка да түгел, монысы бәхәссез.

Рөстәм әфәнде, Сез үз әйткәнегезгә ихластан ышанасыздыр, мөгаен. Бу Сезнең шәхси карашыгыз һәм мин аны, шәхси фикер буларак, хөрмәт итәм. Ләкин Сез, президент буларак: “Без фәнни ысуллар белән татар теленә якын торган диалектның башкорт теле булуын ачыклыйбыз” дигән сүзләрегез белән халыклар арасына чөй кагасыз. Президентның, бигрәк тә, күпмилләтле республика президентының, халыкның телен, милләтен билгеләргә хокукы юк. Башкортстан президенты вазыйфасына керешкәндә Сез Русия конституциясенә дә кулыгызны куеп, аның гаранты булырга ант иттегез. Анда ачык һәм анык итеп болай язылган:

2нче бүлек, 26нчы маддә
  1. Һәркем үзенең милләтен билгеләргә һәм күрсәтергә хокуклы. Үз милләтен билгеләүгә һәм күрсәтүгә беркем дә мәҗбүр ителә алмый.
  2. Һәркемнең туган телен кулланырга, аралашу, тәрбияләү, белем алу һәм иҗат итү телен ирекле рәвештә сайлау хокукы бар.

Сез моны укымадыгызмы, әллә оныттыгызмы? Үзеңне кем дип атау мәсьәләсендә хәтта президентның күрсәтмә, киңәш бирү хокукы юк. Хәмитовның чыгышы турындагы бәхәсләр Сезгә ошамыйдыр бит, нигә әле Сезнең республикада яшәгән барлык кешеләр турында фикерләрегез аларга кызык булырга тиеш? Әллә Сезнең этнология йә филология өлкәсендә гыйльми дәрәҗәгез бармы? Яисә Башкортстанның туган телен татар теле дип атаган 35% халкы ялгыша дип әйтәсегез киләме? Мин, мәсәлән, татарларның ничек итеп башкортка әйләнүе турында капма-каршы карашны беләм (монда укый аласыз).

Тиздән Русиядә халык санын алу үтәчәк. Сез һәркемнән яхшырак беләсез, бу гап-гади техник чара Башкортстанда бик нык сәясиләштерелә. Үзегезнең уйланылмаган, кискен сүзләрегез белән Сез утка май сибәсез. Сезнең, “башкорт халкы бердәмлеген какшатмаска” дигән “аталарча” кайгыртуыгыз белән, чынлыкта, татар халкы бердәмлеген какшатасыз (анагызны мишәр татары түгел, ә мишәр дип атавыгыз да күп нәрсә турында сөйли).

Рөстәм әфәнде, Сез башкортларның гына президенты түгел, ә Башкортстан президенты булып торасыз. Татарлар республика халкының бер өлешен тәшкил итә һәм “гаделсезлеккә карата кискен мөнәсәбәт” безгә дә хас. Безнең милләтебезне таркатуда һәр ниятегез татар мохитендә ризасызлык һәм тискәре җавап тудырачак.

Рөстәм әфәнде, мин Сезгә үзегезне ничек тотарга кирәклеген өйрәтергә җыенмыйм, ләкин Сез бер миллионнан артык ватандашыгызның фикерен, президент буларак, исәпкә алырга тиеш.

Алмаз Солтанов
Уфа
XS
SM
MD
LG