Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсендә тискәре күренешләр күзәтелә


Хәрби пенсионерлар пикеты
Хәрби пенсионерлар пикеты

Өлкә хакимияте бинасы алдында хәрби пенсионерлар пикеты узды. Коры җәй урман һәм авыл хуҗалыкларына зыян китергән. Социологик тикшерүләр күрсәтүенчә, өлкә халкының 28% башка төбәкләргә күчеп китү турында хыяллана икән.


Урлар нәрсә калмаган


“Симбирский курьер” газеты язуынча, Сембердә ришвәтчелек, башка төбәкләр белән чагыштырганда, азрак икән, чөнки “урлар нәрсә дә калмаган”. Шуңа да карамастан, социологик тикшерүләр нәтиҗәсенә караганда, ришвәтчелек киңәя бара. Халыкның нибары 19,6% гына бервакытта да ришвәт бирмәгән. Ришвәт алу нисбәтеннән “иң алдынгылар” – табиблар, ЮХИДИ хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары.

Һәркем, булдыра алганча, үз мөмкинлекләреннән чыгып яшәргә тырыша. Акыл җитмәгән очракларда мәсьәлә көч белән хәл ителә. Чынлы районында автобус тукталышында 2 авыл кешесе арасында сугыш-тукмаш чыккан. Берсе җан тәслим кылган, икенчесе хастаханәдә ята, ди. Өлкә үзәгендә берәү 23 яшьлек үз кызын көчләгән.

Хәрби пенсионерлар пенсия аз булуыннан зарлана

20 сентябрьдә өлкә хакимияте бинасы каршында 300 чамасы хәрби пенсионер пикетта торды. Үзләренең ачлык игълан итәчәкләре турында президент Медведевка һәм өлкә башлыгы Морозовка телеграм сугарга карар кылдылар. Таләпләре үтәлмәсә, соңгы чиккә кадәр ач торачаклары турында бәян иттеләр. Шундый ук акцияләр 12 төбәктә оештырылачагын белдерделәр. Шул исәптән, Татарстан белән Башкортстанда да.

Сугыш ветераннарын торак мәсьәләсе борчый

2009 елның 29 июнендә кабул ителгән канун нигезендә аларга бирелүче фатирның мәйданы 36 квадрат метрдан да ким булмаска тиеш. Ә һәр квадратның бәясе 22 мең сум икән. Федераль бюджеттан социаль түләү, ягъни сертификатның бәясе - 806400 сум.

Өлкәнең социаль үсеш министры Анатолий Васильев: “Ветераннарның күпчелек өлеше үзләренең сертификатларын оныкларына һәм аларның балаларына фатирлар юнәтү өчен файдаланалар икән. Киләсе елның да 9 май бәйрәме алдыннан җимерек хәлдәге йортларын һәм мунчаларын ремонтлауда ярдәм сорап, кабат килмәсләр дип бүген кем гарантия бирә ала? Сугыш ветераннарының якыннары менә шул турыда уйлап карасыннар иде”, диде.

Төбәккә янгыннар күп зарар китергән

Өлкәнең урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 800 янгын теркәлгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәк кырларында 2000 гектар мәйданда шикәр чөгендере коруы турында хәбәр итте.

Бу катлаулы заманада яшәүче тамашачыга Филүс Каһиров концертлары дару сыман булды. Самардан соң аның Иске Кулаткыда, Мәләкәстә һәм Сембер каласы филармониясе бинасында чыгышлары тулы залларда узды. Өлкә үзәгендә артык билетлар эзләүчеләр дә байтак иде.

Сембер тамашачысына Филүс таныш инде: Рәшит Ваһапов исемендәге элекке фестивальдә ул бер генә җыр башкаруы белән дә концертның алтын баганасыдай кабул ителгән иде. Бу юлы атаклы сатирик язучы Камил Кәримовның катнашуы ямь өстенә ямь булды.
XS
SM
MD
LG