Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда журналист Эрнест Старателевка һөҗүм булды


Җомга кич Самарда танылган журналист Эрнест Старателевка һөҗүм булган. Старателев шәһәрнең хәзерге башлыгын Виктор Тарховны тәнкыйтьләүчеләрнең берсе.

Кичке 11нче яртыда аның өена кайтканын көтеп торган ике кеше бөер һәм эченә пычак кадаган. Һөҗүм итүчеләрне тавышны ишетеп чыккан Старателевның хатыны һәм күршеләре күреп калган.

Старателевка төннә операция ясалган.

Һөҗүмнең төп сәбәбе – журналистның эшчәнлеге, диде Самар хокук яклаучыларының мәгълүмат агентлыгы баш мөхаррире Александр Лашмакин.

Хокук яклаучылар һөҗүмнең 10 октябрьдә үтәчәк шәһәр башлыгын сайлау белән бәйле була алуын фаразлый.

Тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG