Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Пакстанда 30-лап сугышчыны үтерүен белдерә


Рәсмиләр НАТО һава һөҗүмнәренең Пакстанда 30-лап сугышчыны үтерүен белдерә.

Халыкара иминлек ярдәме көчләре сүзчесе, АКШ хәрбие Райан Дональд әйтүенчә, Пакстанның Төньяк Вәзирстан дип аталган асаба җирләре янында, Хост виләятендә сугышчылар әфган хәрбиләренә һөҗүм иткән һәм әлеге һава һөҗүмнәре шуңа җавап булган.

Рәсмиләр әйтүенчә, Пакстандагы хәрби чарадан кайтып баручы боралаклар утка тотылганнан соң, яңа һөҗүм оештырылып тагын берничә сугышчы үтерелгән.
XS
SM
MD
LG