Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда туристлар арта. Тагы да арта алыр иде


Казанда туристлар арта. Тагы да арта алыр иде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:50 0:00
йөкләү

Ял көннәрендә Казан Кирмәненә ике дистә меңләп кеше килә. Казанда туризм үсешенә киртәләр әлегә җитәрлек, ди биредә экскурсияләр алып баручы Сәвия Сөнгатуллина.

Ял көннәрендә Казан Кирмәненә ике дистә меңләп кеше килә. Казанда туризм үсешенә киртәләр әлегә җитәрлек, ди биредә экскурсияләр алып баручы Сәвия Сөнгатуллина.

27 сентябрь – халыкара туристлар көне – быел дүшәмбегә туры килде. Башкалар өчен бу эш көне саналса да, Казан Кирмәнендә эшләүчеләр дүшәмбене, киресенчә, ялга кертә. Шимбә, якшәмбе Кирмәнгә ике дистә меңгә якын кеше килсә, дүшәмбе туристларның саны кими, ди Сәвия Сөнгатуллина. Соңгы елларда ул Казанга килүче туристларның нык артуын күзәтә.

“Ялларда Кирмән тирәсеннән үтәргә туры килсә, аның тирәсендә 30лап автобус тора. Һәрберсендә кырыгар кеше генә булса да, санагыз. Кирмәндәге Кол Шәриф мәчете һәм Благовещения чиркәвенә исә ялларда көненә 10 меңгә якын кеше керә”, ди Сәвия Сөнгатуллина.

Аның сүзләренчә, һәр шәһәр үзенең меңъеллыгы белән мактана алмый. “Биредә Универсиада уздырылачагы, халыкара спорт бәйгеләрен үткәрә алырлык сарайлар төзелү халыкны җәлеп итә. Интернет һәм туристик ширкәтләр дә актив эшли”, ди ул.

Кол Шәриф мәчетендәге ислам музеенда экскурсияләр үткәрүче Кифая Габдуллина, үзләренә көн дә бер меңгә якын кеше керүен әйтә.

“Мөселман динендә булмаганнар бик кызыксынып йөри. Алар гадәттә, музейны карап кына калмыйча, экскурсияләр ала. Соңыннан үз тәкъдимнәрен, җылы сүзләрен безгә әйтеп китәләр”, ди ул.

Барселона кунакларына “Рубин”, Петербур татарына - авыл кызык

Дүшәмбе Кирмәндә туристлар аз иде. Алар арасында бу юлы Барселонадан килгән кунаклар бар иде. Алар Казанны “Рубин” такымы аша белә. Моңарчы бу шәһәр турында ишеткәннәре булмаган диярлек.

“Казан дөньяга әлләни танылмаган. Без биредә мөселман мәчете белән христиан чиркәвенең янәшә торуын гына ишетеп беләбез. Әле беренче көн генә Казан белән танышабыз. Шәһәрдә 3 көннән артык торып, аның бар матурлыгын карарга исәп бар”, ди Барселона кунаклары.

Казанны күрергә дип Петербурдан хәтле килгән Гөлзада Ганиевнаны исә Татарстан башкаласы үзенең чисталыгы белән таң калдырган.

“Казан бик чиста шәһәр. Без Иске Мәнгәр авылына кайттык. Юллар искиткеч. Кырлар сукаланган, агачлар утыртылган, табигать бик матур”, ди Татарстан һәм аның башкаласының яхшы якларын гына күргән Гөлзадә.

Туристларны кыйбат кунакханәләр һәм юллардагы тыгыннар куркыта

Республика җитәкчелеге бар Татарстаннан туризм үзәге ясарга тырыша. Казан белән генә чикләнмичә, киләчәктә Болгар һәм Зөя утравы җирләренә дә халык агылыр, дип ышандыра түрәләр. Әмма экскурсияләр алып баручы, ягъни бу эшнең үзәгендә кайнаучы Сәвия Сөнгатуллина, Казанда туризм үсешенә киртәләр әлегә җитәрлек, ди.

“Казандагы кунакханәләр кыйбатрак. Безгә “калын кесәлеләр” генә килми бит. Казан Кирмәненә урта хәлле кешеләрне дә тартырга кирәк. Алар да Казанны күреп, белергә тиеш. Күп кенә туристларны башкала юлларының тыгылуы куркыта. Бу тармакны да җайга салырга кирәк”, ди Сәвия Сөнгатуллина.

Аныңча, Универсиадага кадәр Казанда бу кимчелекләр бетереләчәк. Әлеге спорт бәйрәме Татарстан башкаласын дөньяга танытачак, дигән өметтә Казан Кирмәнендәге гидлар.
XS
SM
MD
LG