Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбур: Җәмигъ мәчетенең киләчәге сорау астында


Свердлау өлкәсе губернаторы А.Мишарин (с) белән Татарстан президенты Р.Миңнеханов
Свердлау өлкәсе губернаторы А.Мишарин (с) белән Татарстан президенты Р.Миңнеханов

25 сентябрь көнне Урал дәүләт тау университеты бинасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишарин татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чарада Екатеринбурда тукталып торган Җәмигъ мәчете төзелеше мәсьәләсе күтәрелде.

Очрашуда бирелгән сораулар арасында иң актуале булып, Екатеринбурда Җәмигъ мәчете төзелү хакында сорау яңгырады. Әле губернатор Эдуард Россель заманында ук, 2007 елда шәһәр уртасында мәчет төзелү өчен җир бүленеп, аңа беренче таш салынган иде. Ул вакытта бу вакыйга күпләрне сөендергән иде.

Хөкүмәт җитәкчеләре мәчетне 2009 елда Екатеринбурда булып узган ШОС (Шанхай оешмасы) саммитына өлгертергә вәгъдә итсәләр дә, эш нигезгә 168 данә багана кагып куюдан узмады.

Проектка да хәйран гына акча сарыф ителгән иде. Аннан соң кризис нәтиҗәсендә төзелешне финанслау туктатылды. Шуның аркасында җирдән дә аздан гына колак какмый калдылар: шәһәр уртасындагы җир алтын бәясенә тиң.

Р.Миңнеханов белән А.Мишарин татар җәмагатьчелеге белән очрашу барышында

Җирне югалтмас өчен җирле мөселман оешмасы һәм татар эшмәкәрләре тырышлыгы белән вакытлыча дога кылу йорты төзелде. Ә бит Екатеринбурда чиркәүләр, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр күк, калкып үсеп тора. Шәһәрнең нәкъ үзәгендәге иң яхшы урыннар яңадан-яңа чиркәүләр торгызырга бирелә. Русия императорын җәзалап үтергән урында хөкүмәт акчасына мәрмәр ташлардан “Храм на крови” төзеп куйдылар.

“Свердлау өлкәсендә 40тан артык мәчет бар, әмма аларның берсенә дә хөкүмәттән бер тиен ярдәм кермәде, барысы да татарларның үзләре тырышып тапкан акчага төзелде”, ди “Урал татарлары” конгрессы җитәкчесе Ринат Садриев.

Синагога, православ чиркәве һәм булачак Җәмигъ мәчете урыны Килешү мәйданын, икенче төрле итеп әйткәндә, “Ризалык өчпочмагы”н тәшкил итәргә тиеш. Сан нисбәтеннән моңа кадәр икенче урынны алып торучы мөселманнар Җәмигъ мәчеткә лаек.

Очрашу вакытында Александр Мишаринга бирелгән сорауны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бик тиз тотып алды һәм үз чиратында губернатор белән бу мәсьәләгә аерым эш алып барачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG