Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барселона үч алырга килде. Казан каршы тормакчы


Чәршәмбе Казан стадионында тарихи уен көтелә. Икенче ел рәттән “Рубин” такымы үз кырында дөньяның иң көчле футбол такымын “Барселона”ны кабул итә.

Спорт белгечләре фикеренчә, Испания уенчылары узган ел җиңелүе өчен үч алырга килә. Казаннар көчләреннән килгәнчә каршы торачак. Әмма уенның нәтиҗәсен бер белгеч тә фаразларга җөрьәт итми.

Җиңүгә хәтта “Рубин” такымының баш тренеры Корбан Бердыев та ышанмый. Сишәмбе кич журналистлар белән очрашуда ул, “Рубин”ның “Барселона” дәрәҗәсенә күтәрелергә әле иртә булуын әйтте.

Корбан Бердыев Барселона белән уен алдыннан

x
Корбан Бердыев Барселона белән уен алдыннан
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:20 0:00

“Барселона” дөньяның иң көчле футбол такымы. Шуның белән барысы да әйтелгән. “Рубин”га килгәндә исә, узган ел белән чагыштырганда, кайбер авырлыклар кичерәбез. Күп кенә уенчыларыбыз әлегә бер-берсенә күнегергә өлгермәде. Ничек кенә булмасын, “Рубин” бөтен көченә уйнаячак. Әлбәттә, футбол инфраструктурасы ягыннан без “Барселона” белән ярыша алмыйбыз. “Барселона”дагы футбол ул – Русия футболының киләчәге”, диде Бердыев.

“Рубин” уенчыларын һәм җанатарларын ул бәйрәм белән котлады. Чөнки “казаннар өчен легендар “Барселона” уенчылары белән бер кырда уйнау – зур бәйрәм”, ди Бердыев.

Спорт белгече Илнар Хөснуллин, “Күңел “Рубин”ның җиңүен теләсә дә, акыл белән моңа ышануы бик авыр”, ди.

“Рубин” ике ел рәттән Русиядә чемпион булса да, әлегә ул “Барселона”, “Реал”, “Челси” кебек такымнар белән чагыштырырлык такым булып өлгерә алмады. Аек акыл белән уйлаганда, “Барселона”ның зур җиңүгә ирешәчәген фаразларга мөмкин. Әмма күңел исереклеге белән “Рубин” өчен җанатабыз.

Фикерләрнең икеләнүенә исә, узган елгы матчлар сәбәпче. Беркем дә көтмәгәндә “Рубин” “Барселона”ны кунакта җиңде. Үз кырында 0:0 хисабы белән уйнады. Шул рәвешле Европаның башка футбол такымнары белән чагыштырганда, “Рубин” бер башка өстен иде”, ди Хөснуллин.

Аның сүзләренчә, быелгы уенга, узган елгысына караганда игътибар бермә-бер артык.

"Рубин" белән "Барселона"ның 2009 елдагы очрашуы

“Барселона” белән Испаниядән 40лап журналист килде. Шулай ук Европаның башка илләреннән дә журналистлар көтелә.

Әлбәттә, “Барселона” узган елгы җиңелүе өчен уч алырга килә. Ачыктан-ачык әйтелмәсә дә бу сизелә. Чөнки Казан такымына җиңелү алар өчен зур хурлык булды.

“Барселона” Испания җыелмасының нигезен тәшкил итә. Бу җыелма быел Көньяк Африкада узган дөнья чемпионатында җиңү яулады. Бу такым белән уйнау күпләрнең хыялы. Казан “Рубин”ына ике ел рәттән испаннар белән уйнау – чын бәхет”, ди Хөснуллин.

Чемпионнар лигасында “Рубин” алты уен үткәрергә тиеш. Беренче очрашуда казаннар Даниянең “Копенгаген” такымына оттырды инде. Шуңа күрә “Барселона” белән очрашу алдыннан “Рубин” уенчыларының кәефе бераз төшкән. Әмма уен төрлечә тәмамланырга мөмкин, ди белгеч.

“Хисап 0:0 булса, безнең өчен бик яхшы. Бу – испаннарның Корбан Бердыевның башваткычын тагын чишә алмавын күрсәтәчәк. Чөнки көндәшләр бездән бер баш өстен. Шуңа күрә 0:0 хисабы Бердыевның уңышлы уен тәртибен төзеп испаннарның башын катыру гына булачак. “Рубин” җиңсә, бу Татарстанның җиңүе. Ул вакытта әлеге вакыйга турында берничә ай сөйләячәкләр. “Рубин уенчыларының бәясе дә бермә-бер артачак. “Барселона” җиңсә – бу табигый күренеш”, ди Илнар Хөснуллин.

Очрашуга ике көн кала, "Барселона" уенчылары Казанга килеп, “Мираж” кунакханәсендә урнашты. "Барселона”ның баш тренеры Гвардиола узган ел белән чагыштырганда, быел Казан стадионына күнегү өчен ике көн алган. Спорт белгечләре сүзләренчә, испаннар Казан такымы белән очрашуга ныклап әзерләнә. Кайбер белгечләр сүзләренчә, алар “Рубин” катнашындагы уеннарны видеога төшереп, Бердыев тактикасын өйрәнгән.

Чемпионнар лигасы 2010/2011


Чемпионнар лигасы 2010/2011

D төркеме
у җ н о т о
Барселона 6 4 2 014-314
Копенһаген 6 3 1 2 7-510
Рубин 6 1 3 2 2-4 6
Панатинаикос 6 0 2 42-13 2

14 сентябрь
Копенһаген - Рубин - 1:0
Барселона - Панатинаикос - 5:1

29 сентябрь
Рубин - Барселона - 1:1
Панатинаикос - Копенһаген - 0:2

20 октябрь
Панатинаикос - Рубин - 0:0
Барселона - Копенһаген - 2:0

2 ноябрь
Рубин - Панатинаикос - 0:0
Копенһаген - Барселона - 1:1

24 ноябрь
Рубин - Копенһаген - 1:0
Панатинаикос - Барселона - 0:3

7 декабрь
Барселона - Рубин - 2:0
Копенһаген - Панатинаикос - 3:1

.
XS
SM
MD
LG