Accessibility links

Быелгы җанисәп – идел болгарлары өчен форсат


Госман Хәлилов, Болгар Милли конгрессы президенты
Госман Хәлилов, Болгар Милли конгрессы президенты
Быелгы халык санын алу элеккеләреннән кайсы ягы белән аермалы? Мөгаен, беренче мәртәбә үз милләтебезне үзебез билгеләргә hәм күрсәтергә мөмкинлек бирелүдәдер. Бу конституцион хокукыбызны тормышка ашырыр өчен безгә нибары Росстатның җанисәп вакытында куллана торган «халыклар исемлеген» генә киңәйтергә кирәк булды.

Күп халыклар элек исәпләнмәде. Шуларның берсе, 1920 елда большевиклар хөкүмәте тарафыннан татар дип көчләп аталган – идел болгарлары. Шуңа күрә, әгәр элек җанисәп вакытында без үзебезне болгар дип язарга теләсәк, безгә андый халык Русиядә юк, татар дип языл, диләр иде. Көчләү механизмы шундый иде. Хәзер исә җанисәп алучы дәшми-тынмый без күрсәткән милләтне язып куярга мәҗбүр.

Киләсе җанисәпнең элеккесеннән төп аермасы шундадыр: дәүләти көчләү механизмы сүтелде һәм безнең үз милләтебезне үзебез билгеләү hәм күрсәтү хокукыбыз ирекле рәвештә тормышка ашырыла. Бу Русиядә демократик көчләрнең зур җиңүе. Илнең төрле өлкәләреннән бик күп кешеләр Үзәккә “Безне татар түгел, ә идел болгарлары дип атагыз”, дип яздылар. Хокук яклаучы оешмалар да күп көч сарыф итте бу хокукыбызны яклап. Дәүләтебез дә хокукый булырга омтыла, hәм аның структураларында безнең хокукларыбызны яклаучы конституция hәм кануннар белән эш итүче акыл ияләре бар.

Әмма бөек татар халкын булдыру нияте белән эш итүче маниякаль “татаризм” идеясе җиңелүне танырга уйламый. Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев матбугатта “халыклар исемлеген” элеккеге хәленә кадәр кыскарту өчен көрәшәчәген белдерде. Республика телевидениесе татар дип язылыгыз дигән роликлар әйләндерә. Концертларда “Без татарлар!” дигәнрәк җырларны башкару мәҗбүри. Татарстан Дәүләт шурасы да халыкка шундый өндәмә әзерләгән.

“Сез ни кыласыз?” дип әйтә алмый микәнни хокук идарәсе? Бер генә дәүләт органының да, татар яки болгар булып язылыгыз, яисә урыс яки башкорт булып язылыгыз, дигән агитация алып барырга хакы юклыгы билгеле түгелмени? Рәсми кешеләр конституциядә язылганны гына әйтергә тиешләр: hәркем үз милләтен үзе билгеләргә hәм күрсәтергә хокуклы.

“Татарист”ларның, оятсыз рәвештә, илнең төп канунын hәм безнең хокукларыбызны бозып, көчләү механизмын торгызу нияте күзгә күренеп тора. “Татаризм”ның табигате шундый. Хокукый кырдан тыш кына яши ала ул. Аның асылы әдәпсезлек hәм илебезгә милләтара нәфрәттән биниhая бәлаләр алып килүче экстремизм билгеләре белән шыгрым тулы.

Аңлашыладыр, йорт-җиребездә иминлек хакына, гаделлек hәм муллык хакына без hәрдаим үз милләтебезне “идел болгарлары” дип күрсәтергә тиешбез.

Госман Хәлилов
Болгар Милли конгрессы президенты
XS
SM
MD
LG