Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кама таңнары"ның яңа саны дөнья күрде


Түбән Кама каласында “Кама таңнары” исемен йөрткән әдәби берләшмә бар. Бу җәмгыять берләшмәсе моннан 40 ел чамасы элек оешты. Узган ел бу оешма үзенең тарихында беренче тапкыр әдәби җыентык чыгарган иде. Күптән түгел җыентыкның икенче саны дөнья күрде.

“Кама таңнары” әдәби берләшмәсен бүгенге вакытта Фәтхулла Абдуллин җитәкли. Ул Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Әдәби җыентыкның төзүчесе һәм мөхәррире дә ул. Альманахның күләме “Казан утлары” журналыннан ким түгел, 192 битле.

Түбән Камада нәшер ителә башлаган әдәби җыентык хакында язучы Туфан Миңнуллин да ишеткән һәм үзенең котлавын җибәргән. Әдипнең котлавы альманахның беренче битендә:

“Әле менә шәһәрнең әдәбияткә-сәнгатькә җаны-тәне белән бирелгән милләтпәрвәрләре әдәби альманах чыгара башлауларын ишеттем дә, янә бер куандым. Дөрес эшлиләр, безгә моны үзебездән башка беркем дә эшләп бирмәячәк. Татар бары тик бер Аллага һәм татарның үзенә генә кирәк. Афәрин, туганнар”.

“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәтхулла Абдуллин шәһәрдәге татар милли хәрәкәте эшендә даими катнаша. Түбән Камада милли көрәшнең тамырлары узган гасырның 60 еллар азагына барып тоташа, дип саный ул:

“Бу елларда безгә Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим кебек гыйсьян йөрәкле әдипләр килгән иде. Алар катнашында узган әдәби кичәләр эзсез калмады. 1988 елдан башлап Түбән Кама язучылары, әдәби берләшмә вәкилләре халыкны кузгатуда зур эш башкарды. Ялкынлы язмалар белән шәһәр тулды. Русия президентын сайлауга, Хәтер көннәренә язучыларыбыз битараф булмады.

Сәяси ачлык чараларын дә алар башлады. Шулар арасыннан “Кама таңнары” берләшмәсе әгъзасы Раиф Сабирҗанов беренче, шагыйрь Рәшит Фәйзрахманов икенче булып ачлык игълан итте. Бу 1990 еллар иде. Казанда, Чаллыда да мондый сәяси чараларда язучылар беренче сафта булды. Алга таба да шулай булыр”, ди Ф.Абдуллин.

Түбән Камада яшәүче язучы Фәтхулла Абдуллин белән сөйләшү әдәби альманах хакында башланса да, аның фикерләре менә шулай итеп милли рух, милли көрәш истәлекләренә кайтып калды.
XS
SM
MD
LG