Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер мәчетләрендә уку елы башланды


Гөлчәчәк Сәлимҗанова
Гөлчәчәк Сәлимҗанова

Сембердә динебез нигезләрен өйрәнүче хатын-кызлар өчен яңа уку елын ачу тантанасы узды.Чарада байтак халык катнашты. Хәтта Казаннан да кунаклар килгән иде.

Чара башланганчы ук, Казан хатын-кызларын әйдәүче, “Мөслимә” газетын чыгаручы Әлмирә ханым Әдиятуллина белән әңгәмә корып алдык. Ул килүенең максаты һәм алып килгән кунагы хакында сөйләде:

“Җанисәптә милләтебез санын киметмәүгә үз өлешебезне кертергә телибез. Бүген биредә Ислам нигезләре дәресләренең башлануы көне. Мөслимәләребез алдында дин гыйлеменең хикмәте турында сөйләргә ниятләп килдек.
Әлмирә Әдиятуллина

Мәрҗәни мәчетендә “Мәрҗән” исемле мөнәҗәтләр төркеме оешкан иде. Бу төркем Коръән уку бәйгеләрендә катнашып килә, “Сөембикә сеңелләре” дигән бәйгедә 3 ел рәттән беренче урынны яулады. Минем белән бу төркем вәкиле Гөлчәчәк Сәлимҗанова да килде.

Вакытында ул: “Мин Корьәнне моң белән иңдерер идем” дип, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов янына килгән иде. Ул аны кабул итте. Шуннан “Мәрҗән” төркеме оешты, хәзерге вакытта алар Сембергә дә килергә ниятли”.

Очрашу моңлы азан белән башланды. Асия ханым Мөлекова чыгышын шигъри юллар белән ачып җибәрде:

Бу дөньяда яралганнан бирле
Язмыш безне азмы кыйнады?!
Беләзекне дә бу язмыш кысты –
Югалтмадык әмма иманны.

Өлкә башлыгының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рамис Сафин үз чыгышында алда торган җанисәп мәсьәләсенә дә тукталды: “Үтенечем шул: татар булып язылыгыз. Өлкәдә украиннар өченче урында, алар безне узып китмәсеннәр, икенче урынны саклап калыйк”, диде ул.

Чараның ахырында Казан кунагы Гөлчәчәк Сәлимҗанова башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады.
XS
SM
MD
LG