Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан зообакчасындагы ришвәт – үч алуга сәбәпме?


Казан зообакчасындагы колын
Казан зообакчасындагы колын

Русия зообакчаларында тендерда откан ширкәтләрнең намуслы эшләмәве хайваннарга сыйфатсыз ризык ашатылуга һәм хәтта үч алуга да китерергә мөмкин.

Казан зообакчасы башлыгы урынбасары Гүзәл Горбанева сүзләренчә, тендерда откан ширкәтләрнең намуслы эшләмәве аркасында Русиядәге күп зообакчалар зыян күрә. Кайберәүләр, хайваннарга, җәнлекләргә һәм кош-кортларга сыйфатсыз ризык ашатсаң да ярый, дигән карашта. Бозыла башлаган азыкны кире борган өчен үч тә алынырга мөмкин.

Клементьев җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Статер” ширкәте, Казан зообакчасына сыйфатсыз печән китереп, аны кире борган өчен зообакча мөдиреннән үч алмакчы була. Альберт Мөдәррисов ришвәт алганда тотылган, дигән хәбәрләр матбугатта булды инде.

“Ул безгә сыйфатсыз, мөгаен узган ел әзерләнгән булгандыр, күксегән печән китерде. Күксегән печән ашап безнең бөтен хайваннар үләргә, яисә нык чирләргә мөмкин иде. "Андый ризыкны алмаска" дигән карарны бер генә кеше чыгармый, ул бергәләп хәл ителә”, ди Горбанева.

“Казанские ведомости” газеты хәбәр итүенчә, “Статер” ширкәте 2010 елның беренче яртысында зообакчаны азык белән тәэмин итү өчен 3 февраль көнне оештырылган тендерда ота. Бу эш өчен “Статер”га шәһәр казнасыннан 379 мең сум акча бүленә. Бу акчаларга ул салам һәм печән дә китерергә тиеш була. Әмма зообакча белән килешү төгәлләнгән көнгә, 30 июньгә кадәр бер генә уч салам да, печән дә китерелми.

Клементьев тикшерүгә, зообакча мөдире аңа контрактны вакытында үтәтмәс өчен гел аяк чалып торган, дип белдергән. Күрәсең, күксегән печәнне кире бору Клементьевның ачуын чыгарган. Әмма шул ук вакытта “Статер” зообакчага кәбестәсен, чөгендерен һәм башка яшелчәсен даими китереп торган. Аңа бу эш өчен аяк чалучы булмаган.

Альберт Мөдәррисовның адвокаты Михаил Деминов “Казанские ведомости”га әйтүенчә, шаһитлар алдында да Мөдәррисов Клементьев белән берничә тапкыр бик җитди итеп сөйләшкән. Аның ширкәте исеменә рәсми хатлар да юллаган.

Зообакчага балалар үзләре белән сый да алып килә
“Статер” башлыгы Клементьев зообакчаның аннан түгел, ә башка берәүдән печән сатып алуы турында белгәч, печән өчен булган акчаны зообакчага бирергә уйлый. Аннан соң бу уеннан кире кайтып, үзеннән 170 мең сум ришвәт сорыйлар дип, икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә барып гариза яза. 15 сентябрь көнне Клементьев Мөдәррисовка шалтыратып 16сында акчаны китерәчәген әйтә.

Бу акчаны тапшырган вакытта Мөдәррисов тоткарлана һәм сак астына алына. 24 сентябрь көнне Татарстанның югары мәхкәмәсе аны иреккә чыгарды. Сак астында булуны шәһәрдән чыкмау белән алыштырды.

Мөдәррисов әлегә зур сумнарда ришвәт алуда гаепле дип фаразлана. Әгәр мәхкәмә аны гаепле дип тапса, ул 7 елдан алып 12 елга чаклы ирегеннән мәхрүм ителергә һәм 1 миллион сумга кадәр штраф түләргә мөмкин.

Зообакчада эшләүчеләр барысы да без бу хәлләргә һәм гаепләүгә телсез калдык, диде. “Шәһәрдә бик күпләр Альберт Робертовичны ачык күңелле һәм безнең зообакча өчен янып-көеп йөри торган кеше буларак белә. Ул берничә тапкыр зообакчаны төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде. Аның тырышлыгы белән бөтен нәрсә диярлек уңай якка үзгәрде. Бездә хайваннар төрлелеге артты”, дип белдерде Гүзәл Горбанева.

Альберт Мөдәррисов 11 ел инде Казан зообакчасына җитәкчелек итә. Шул вакыт эчендә аның әле мондый хәлгә калганы булмаган.
XS
SM
MD
LG