Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия каналы җырчы Мәликә төшкән кино күрсәтә


5 октябрьдә “Россия 1” телеканалы "Бердәнбер ир-ат" киносын күрсәтә башлый. Анда төп рольләрнең берсен татар эстрадасының популяр яшь җырчысы, татар кызы Мәликә уйный.


Мәликә әлеге кинога эләгүен Аллаһ бүләге итеп кабул иткән. Элек ул бу турыда ул бары хыяллана гына алган. Русия күләм билгеле артистлар белән
Андрей Мерзликин белән Мәликә
зур проектта катнашу көтелмәгән хәл булды, ди Мәликә.

Ләкин ул бөтен серләрне дә ачып бетермәде, кино төшерүчеләр җырчы белән махсус килешү төзегән.

"Бердәнбер ир-ат" ("Единственный мужчина") киносының режиссеры Елена Николаева. Төп рольләрдә Мәликә белән Андрей Мерзликин, Ирина Апексимова, Екатерина Вуличенко, Борис Невзоров, Татьяна Догилева, Иван Рудаков, Лаура Кеосаян уйный.

Вакыйгалар Вьетнамда бара, анда Андрей Мерзликин Мәликәгә гашыйк була. Татар җырчысы Туан исемле кыз ролен башкара.

Кино сишәмбе кичке тугызда "Россия 1" каналында күрсәтеләчәк. Мәликә бу вакыйганы түземсезлек белән көтә, күптән түгел Казанга кайтып кинога төшүе турында сөйләп китте. Бу әңгәмә якын арада "Азатлык"ның интернет битендә тәкъдим ителәчәк.
XS
SM
MD
LG