Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә татар бүлекләрендә cтудентлар кими


Русия төбәкләрендә эшләп килгән татар бүлекләренә студентлар җыю авырлаша. Моның сәбәпләре төрле, ди белгечләр.

Казанда узган татар теле укытучыларының V корылтаенда чит төбәкләрдә эшләп килгән татар бүлекләре вәкилләре дә үз сүзен әйтте. Аларның һәрберсен бер проблем борчый: милли мәктәпләр ябыла, бердәм дәүләт имтиханын бары тик русча тапшырта башлагач, татар бүлекләренә килүчеләр кими башлады.

Татарларның юрист, икътисадчы гына буласылары килә


Дмитрий Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогика академиясенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Флера Сәйфуллина сүзләренчә, быел татар теле бүлегенә читтән торып укучыларны гына җыя алганнар. Бүлектә көндез укучы беренче һәм икенче курс студентлары юк:

“Моның сәбәпләре төрле. Беренчедән, балаларның саны кимеде. Икенчедән, Төмән өлкәсендә, башка җирләрдә дә шулайдыр инде, татар мәктәпләре ябыла. 1990 елда өлкәдә 126 татар мәктәбе булса, 20 ел узгач, аларның саны 56 гына калды. Димәк, укытучылар да кирәксезгә чыккан дисәм, бик тупас яңгырар, ләкин дөресе шул бит”, диде ул.

Аның сүзләренчә, Чиләбе өлкәсеннән, Казакъстаннан Тубылга килеп уку Казанга баруга караганда якынрак. Шуңа Тубылдагы татар бүлеге татарлар яшәгән шул тирәдәге төбәкләрдән укучылар көтеп кала. Аннан шунысын да әйтергә кирәк, күп очракта чит төбәкләрдә эшләүче татар оешмалары Казаннан үзләренә татар теле укытучысын җибәрүне сорый. Әмма хәзер совет чорындагы кебек Татарстанда белем алган егет-кызлар Сахалинга, Себер якларына чыгып китми. Шуңа күрә укытучыларны төбәкләрнең үзләрендә әзерләү яки якын тирәләргә җибәреп, укытып кайтару мәсьәләне хәл итә ала.

Шулай да Татарстаннан читтә яшәүчеләр татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга теләми. Мисал өчен, ел саен Бөтендөнья татар конгрессы чит илләрдә, күрше төбәкләрдә туып үскән яшь татарларга Казандагы уку йортларына керергә булыша. Әмма татар теле укытучылары сораган Үзбәкстан, Азәрбайҗаннан һәм башка җирләрдән татар бүлегенә керергә теләүчеләр булмый. Барысының да юрист, икътисадчы буласы килә.

Тубылдагы татар бүлегендә милли учак сүнми

Төмән өлкәсендә татар теле укытучыларын әзерләү 1990 елда башлана. Шулай ук 1960-1965 елларда да бу эш башкарылган. Аңа кадәр исә 1930-40 елларда Төмәндә татар педагогика училищесы булган. Анда башлангыч мәктәпләр өчен мең ярым укытучы әзерләнгән. Дмитрий Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеге укытучылары шул эшне дәвам иттерә.

Баштагы 15 елда институтта татар теле һәм шуңа өстәмә урыс теле һәм әдәбияты укытучылары, соңгы биш елда татар теле һәм инглиз, алман теле укытучылары әзерләнә. Әмма хәзер институтта тел һәм әдәбият укытучысы һәм журналист дипломы гына бирелә.

Институт Төмән өлкәсе өчен укытучылар әзерли. Тубыл институтының татар теле бүлегенә Башкортстаннан, сирәк кенә булса да Чиләбе, Свердлау өлкәләреннән килеп белем алучылар бар. 2002 елдан башлап татар теле, 2004 елдан татар әдәбиятыннан аспирантлар да әзерли башлаганнар. 2006 елда диссертация шурасы да оеша. 30дан артык кеше әлеге шурада фәнни хезмәтләрен яклый. Татар теле бүлеге ел саен Себер татар шагыйре Булат Сөләймановка, язучы Якуб Зәнкиевка багышланган яшьләр конференциясе оештыра.

Татар бүлекләренә кем кое казый?

Төбәкләрдәге татар бүлекләре милли мәгарифтә генә түгел, милли тормышта та зур роль уйный, милли-мәдәни үзәкләр дә булып тора, дип саный Стәрлетамак дәүләт педагогика университетының татар һәм чуаш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов. Аның фикеренчә, татар бүлекләре ил күләмендә алып барылган милли сәясәт, демографик афәт, бердәм дәүләт имтиханына бәйле аяныч язмышка дучар ителде.

“Чаллы, чуаш, удмурт, Оренбур дәүләт педагогия университеты филиалындагы, Мәскәү, Тубыл, Төмән, Бөре, Уфа, Стәрлетамак, Алабуга институтының татар теле бүлекләре бик зур авырлыклар белән студентлар туплый”, ди Насыйпов.

Аннан соң институтларга урыс әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча да укырга керергә теләүчеләр була. Әмма хәзер рус әдәбиятыннан имтихан тапшырмыйча, укучыларны татар бүлегенә кабул итеп булмый.

Гомумән, соңгы вакытларда мәктәпләрдә шундый проблем килеп туды: укучылар мәҗбүри булган рус теле, математикадан гына имтиханны яхшы итеп тапшыру өчен тырыша. Шуның аркасында башка фәннәр, бигрәк тә тел дәресләре, читтә кала. Мисал өчен, укытучылар укучыларга татар теленнән БДИ тапшырып торырга да киңәш итми.

“Милли бүлекләр – татарлар яшәгән төбәкләрнең милли үзәге. Чөнки бөтен чаралар шушы институт студентлары, укытучылары көче белән башкарыла. Хәтта җырчылар, театр артистлары да беренче эш итеп институтка килә. Милли бүлек студентлары халык санын алуда да актив катнаша.

Бүген милли бүлекләр татар теле укытучыларының ярдәменә мохтаҗ. Татар бүлекләре татар мәктәпләре белән бер организмны тәшкил итә. Әгәр аны сакламасак, Русия төбәкләрендә милли тормыш сүнәчәк”, ди Илшат Насыйпов.

Мәскәү хәтле Мәскәүгә дә татар бүлегенә бармыйлар

Мәскәү дәүләт һуманитар педагогика университетында татар теле һәм рус теле бүлеге бар. Әмма анда да тиешле санда укучылар җыя алмыйлар. Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, ул бүлек ел саен саклап калынып, бушлай уку мөмкинлеге булса да, укырга 15 кеше дә килми. Әле бу урыннарны да арттыру мөмкинлеге бар икән.

“Әгәр алга таба да шулай начар эшләсәк, татар теле бүлеген ябып куячаклар”, ди Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Татарстаннан кала, Русия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбияты бүлекләре Уфадагы Башкорт дәүләт педагогика университетында, Тубыл, Төмән, Оренбур, Стәрлетамак институтларында эшләп килә.
XS
SM
MD
LG