Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихны казу кыйммәткә төшә


Сишәмбе “Яңарыш” вакыфының багучылар шурасы, алдагы өч елда Болгар белән Зөя утравы тыюлыкларында эшләнәсе эшләр турында сөйләшеп, республика хөкүмәтенә имзалау өчен комплекслы програм тапшырды. Җыелышны шура рәисе Миңтимер Шәймиев алып барды.

Шәймиев президентлык вазыйфасыннан китеп, тарихи һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнергә теләк белдергәч, җәмәгатьчелектә бу күренешкә бертөрле генә фикер булмады. Тарихчылар куанды. Прагматик эшмәкәрләр исә, нәкъ менә алар хисабына торгызылырга ниятләнгән бу тыюлыкларның алга таба өметләрне акламавын әйтте.

Болгарны төзүдән файда булырмы?

Сишәмбе узган багучылар шурасы утырышында һәйкәлләрне торгызу эшләрендә актив катнашкан “Газпром Трансгаз Казан” ширкәте башлыгы Рифкать Кантюков күп акчалар сарыф иткән һәйкәлләрнең халыкны җыя алуына шиген белдерде.

“Күңелем сизә, әлеге тыюлыклар зыянга эшләячәк. Төзүен төзербез, әмма моның белән генә эш бетмәс. Безнең Салават шәһәрендәге завод башлыгыннан берәр нәрсәне төзи аласызмы, дип сораганда: “без Аполлон да төзи алабыз, әмма ул очмаячак”, дия иде. Шуңа күрә мин, әлеге тыюлыкларга халык күпләп килә башлаганчы, аларны дәүләт салымыннан арындырырга тәкъдим итәм”, диде Кантюков.

Кайбер тарих белгечләре исә, бөтенләй дә бу мәсьәләне кузгатуны урынсыз таба. Татарстанда әлегә Болгар, Зөя утравы кебек зур күләмле проектларның тормышка ашырылганы юк, шуңа да күпләр моны күзаллый алмый. Моңарчы да елына 20-30 мең туристны җыя алган Болгар, киләчәктә тагы да күбрәк халыкны җәлеп итә алачак, ди белгечләр.

Шәймиев сүзләренчә, салым мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә дә карала, “әмма әлегә берәү дә салым системына үзгәрешләр кертергә җөрьәт итми”, ди ул.

Җыелышта хөкүмәткә тапшырылачак програм белән республиканың мәдәният министры Зилә Вәлиева таныштырды. Аның сүзләренчә, програм дүрт яссылыктан тора. Тарихи байлыкны өйрәнү һәм халыкка таныту, бу байлыкларны саклау, мәдәни биналарның материаль-техник якларын ныгыту, тыюлыкта туристлык инфраструктурасын булдыру.


“Федераль акчаларны көтеп ятсаң, төзелеш башланмаган булыр иде”

“Яңарыш” вакыфының башкарма җитәкчесе Татьяна Ларионова сүзләренчә, бүген хәйрия буларак зур ширкәтләрдән һәм аерым шәхесләрдән фондка 246 миллион 600 мең сум бирелгән. Барлыгы исә тыюлыкларны торгызу өчен 3 ел эчендә 3,2 миллиард сум кирәк булачак.

Миңтимер Шәймиев сүзләренчә, бүген Болгар тыюлыгы җирендә һәйкәлләрне төзекләндерү эшләре башлану -- республика тырышлыгы.

“Федераль акчаларны көтеп ятсаң, төзекләндерү эшләре әле башланмаган да булыр иде. Якын арада федераль үзәктән акчалар күчерелергә тиеш. Әмма әлегә барлык эшләр тауар җитештерүчеләр һәм аерым шәхесләр хисабына башкарыла”, диде ул.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының археология үзәге мөдире Айрат Ситдыйков сүзләренчә, Болгарда җир астында калган һәйкәлләрне эзләү өчен галәмнән карап белү һәм геофизика ысуллары кулланылачак. Казан кирмәнендәге тарихи һәйкәлләрне дә мондый юл белән эзләп тапканнар икән.

Айрат Ситдыйков та, Тарих институты башлыгы Рафаил Хәкимов та, бу ысулларның нәтиҗәле эш күрсәтәчәгенә шикләнми. Әмма Миңтимер Шәймиев, геофизиклар җир астыннан корылмаларны табып, казып чыгарып, республика җитәкчелегенә тапшыргач кына, аларны алдагы эшләрне башкарырга яллаячаклары турында әйтте.

Зилә Вәлиева сүзләренчә, “Яңарыш” фонды булдырылу белән Болгар белән Зөя утравында археологик эзләнүләр дә бермә-бер арткан.

“Болгар тыюлыгында тикшерү эшләре якынча 160 ел бара. Бу вакыт эчендә ни бары 2 гектар җир генә тикшерелгән. Быел гына исә, Болгарда ярты гектарга якын җир тикшерелде. Узган еллар белән чагыштырып караганда, бу бик күп, әмма барлыгы 338 гектар җирнең тикшерелергә тиешлеген искә алганда – бик аз. Зөя утравында исә, быел 1 гектар җир тикшерелде”, диде Вәлиева.

Җыелыш барышында Ситдыйков, соңгы елларда Болгар һәм Зөя утравы җирләрендә уздырылган эзләнүләр нәтиҗәләре белән таныштырды. 3 ел элек бу җирләрдә Алтын Урдада Бату хан җитәкчелек иткән заманнарда төзелгән хан сараеның табылуы, Зөя утравында XIV-XV гасырларда татарларның яшәвен билгели торган ачышлар ясалу турында сөйләгәннән соң, Ситдыйков, тикшерү эшләренә караган кайбер мәсьәләләргә әйләнеп кайтты. Аның сүзләренчә, бүген 40лап тарихчы тыюлыкларны тикшерү белән шөгыльләнә, алга таба аларның саны тагын да артачак һәм белгечләргә тикшерүләр уздыру өчен бина да кирәк булачак. Шәймиев бу мәсьәләнең хәл ителәчәгенә ышандырды.
XS
SM
MD
LG