Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча toolbar ясаган татар җанлы егет


Ришат Гыйбадуллин
Ришат Гыйбадуллин

Пәрәвездә барлыкка килгән татар ресурсларына, компьютерда татарча аңлаган яңа програмга татар интернетчыларының һәркайсы шатланадыр. Виртуаль мәйданны татарлаштыруга үз өлешен керткән милли җанлы егетләренең берсе – Ришат Гыйбадуллин.

Ришат Гыйбадуллин гизгечләргә (браузерларга), ягъни интернет-битләрне караттыручы програмнарга татарча тулбар (toolbar - гизгечнең мөмкинлекләрен арттыручы програм) эшләгән. Бу тулбарда һәр компонент, һәр төймә – татарча.

Ришат, тулбар нәрсә ул? Син ясаган тулбар нәрсәдән гыйбарәт?

Тулбар – гизгечләр өчен өстәмә. Мин ясаган тулбар интернетта татар сайтлары, татар радиоларына керүне уңайлату өчен кулланыла. Татар радиолары, татар сайтлары турында кеше аз хәбәрдар. Тулбарны урнаштырган очракта аларга җайлы гына үтеп керергә мөмкин.

Тулбарны кайдан алырга мөмкин? Ничек куярга?

Бу бушлай програм. Әгәр дә кемдер аны урнаштырырга тели икән, “контакт”та минем биттән эзләп таба ала.

Әлеге тулбарны эшләү уе ничек туды?

Иң башта кемдер өчен тулбар эшләү уе юк иде. Үземә татар интернетын куллануны уңайлату теләге туды. Үзең өчен эшләгән әйбер иң сыйфатлысы була, диләр. Шуның өчен башкаларга да уңайлы булыр, дип уйлыйм.

Тулбар барлык гизгечләрдә дә эшлиме?

Mоzilla, Internet Explorer һәм Safariга куярга була. Калган гизгечләрдә эшләми.

Синең тулбарның иң күренә торган җирендә “Яшьләр радиосы”на сылтама бар. Бу радионы башлап җибәрүчеләр арасында, белүемчә, син дә бар?

Әйе. "Яшьләр радиосы"нда үткән еллар – иң кызыклы еллар. Хәзерге вакытта мин ул радиода инде катнашмыйм, эшчәнлегемне туктаттым. Бу радионың кызыклы ягы шунда – ул интернетта утыручы яшьләр белән онлайн әңгәмәләр алып бара. Skype, icq програмнары аша анда онлайн рәвештә хатлар җибәрергә, эфирга чыгарга да мөмкинлек бар иде.

Фикере, әлбәттә, бик шәп, әмма аны тыңлаучылар бар идеме соң? Нинди дә булса статистика күзәттегезме?


Статистика бер дә начар түгел. Көненә 500ләп тыңлаучыга җитә иде. Радиога реклам булмаганны исәпкә алганда, бу бик яхшы күрсәткеч.

Татар интернетын бүген ничек бәялисең? Аның нинди үзенчәлекле яклары бар?

Татар интернетында, башка милләтләрнең интернетындагы кебек үк, үзенә бер сленг тел барлыкка килә. Аны күпләр хәтта инде язма сөйләм теле дип атый.

Бу уңай күренешме?

Бу тел, әлбәттә, әдәби телне боза алмый, чөнки әдәби тел интернетта формалашмый, ләкин тагын бер тармак булдыра.

Татарча Wordны күргән бар. Башка програмнарны да татарлаштырып буламы, ничек уйлыйсың?

Microsoft бит бервакыт Windowsны татарлаштырды. Барысы да акчага терәлә инде. Теләсә нинди програмны татарлаштырып була, ләкин аның кулланучылары да булырга тиеш.

* * * *

Әңгәмәбез шуның белән тәмамланды. Шунысын әйтергә кирәк, мондый тулбарны махсус интернет сәхифәсенә кереп, һәр кеше үзе дә ясый ала. Сәхифәдә татар телле кораллар, сылтамалар ясау өчен мөмкинлекләр тудырылган. Теләгән кеше бу мөмкинлектән файдалана ала.

Бүгенге көндә телебезне сакларга телибез икән, аны тормышның һәр тармагына кертү зарур. Әһәмияте арта барган пәрәвездә татар телле кулланма эшләү дә мөһим.

Һәр татар программисты бер генә програмны татарлаштырса да, татарга зур ярдәм булыр иде. Тик әлегә "ачарга", "ябарга", "сакларга" төймәләренә түгел, ә "открыть", "закрыть", "сохранить"ка басабыз. Проблем һәрьяклы. Беренчедән, татарча фикерли торган, үз туган телен хөрмәт итә торган программистлар аз. Икенчедән, пәрәвездә дә татарча програмнар белән эш итәргә теләүче кулланучыларга кытлык сизелә.

Бу өлкәдә бәләкәй генә булса да адым ясаган Ришат Гыйбадуллинның эше дә зур әһәмияткә ия.
XS
SM
MD
LG