Accessibility links

Сурков Казанга ни өчен килде?


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия президенты идарәсе башлыгы урынбасары Владислав Сурков, Казан.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия президенты идарәсе башлыгы урынбасары Владислав Сурков, Казан.

Чәршәмбе көнне Русия президенты идарәсе башлыгы урынбасары Владислав Сурков Казанга килеп, сәяси систем үсеше һәм модернизация турында сөйләде. Кайбер күзәтүчеләр аның сәфәрен Лужковның китүе белән бәйли.

"Бердәм Русия" фиркасенең матбугат хезмәте, аның килүен гадәти эш сәфәре дип атады. "Бер ай элек ул Башкортстанда булып китте, хәзер Татарстанга килде", дип әйттеләр фирканең Татарстан бүлегендә.

Русия президенты идарәсе башлыгы урынбасары чәршәмбе көнне "Корстон" үзәгендә "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге җирле һәм урыннардагы оешмаларның секретарьләре белән очрашты.

Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, фирка активистлары катнашты.

Республикада алдагы ял көннәрендә муниципаль сайлаулар булачак. Анда хакимият фиркасенең меңнәрчә намзәте катнаша. Сурков үткәргән очрашуда бу хакта сүз бардымы, юкмы – хәбәр ителми.

Әмма соңыннан мәгълүмат чаралары янына чыгып, Сурков "сәяси системның киләчәге, аның юнәлешләре турында сөйләштек" дип хәбәр итте. "Үсеш юнәлешләренә карашыбызның бертөрле булуын очрашуның төп нәтиҗәсе дип санарга була", диде ул.

Сурков журналистлар алдындагы чыгышында төп игътибарны, Русия президенты Дмитрий Медведевның модернизация сәясәтенә бирде. "Хакимиятнең консолидациясе модернизация өчен файдалырак", дигән белдерү дә ясады ул.

Кайбер хәбәрләргә караганда, Сурков шулай ук “Гадел Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге тарафдарлары белән дә очрашкан.

Чәршәмбе көнне фирканең 200ләп вәкиле “Корстон” үзәгендә җыелды, анда сайлауларда катнашучы намзәтләр үзләренең програмы белән таныштырды, дип хәбәр итте рәсми агентлыклар.


Сурковның килүе шушы җирле сайлауларга бәйлеме, әллә сәяси системны үстерү өчен генә оештырылган идеме? Бу хакта рәсми аңлатмалар булмады.
Рәшит Әхмәтов

"Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовның Сурковның сәфәренә карашы үзенчәлекле. Газетның соңгы санында ул: "Русия президенты идарәсе башлыгы урынбасарының Казанга килеп чыгуы Юрий Лужков тирәсендәге хәлләр белән бәйле", дип яза.

Мәскәү башлыгы Лужков эшчәнлегенә тискәре бәя бирелә башлаганнан соң, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев аны яклап чыккан иде. "Лужков эшләгән эшне киметеп күрсәтергә ярамый", диде Шәймиев.

Аннан соң Лужковның сәяси хәрәкәт оештырыга җыенуы турында хәбәрләр чыкты. Сурков Шәймиевны элекке Мәскәү башлыгы оештырган хәрәкәтне якламаска киңәш итәргә килгән, дип фаразлый Әхмәтов.

Әлегә Шәймиев һәм Сурковның очрашуы турында бернинди мәгълүмат юк.
XS
SM
MD
LG