Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда ватанпәрвәрлек хакында китап чыкты


Самарда яшьләр арасында ватанпәрвәрлек тәрбияләү турында сөйләшү узган иде. Күптән түгел җыенда чыгыш ясаган 56 кешенең сөйләгәннәрен туплаган китап басылып чыкты.

Самарда бу елның февраль аенда ватанпәрвәрлеккә багышланган конференция узган иде. Конференция барышында галимнәр, социологлар, милли хәрәкәт вәкилләре, дин әһелләре чыгыш ясады. Сөйләнгән нотыкларны җыеп, китап итеп бастырып чыгардылар.

Китап "Яшьләрдә ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләүдә гореф-гадәт һәм заманчалык" ("Патриотическое воспитание молодежи: традиции и современность") дип атала. Ул Самар дәүләт архитектура төзелеш университетында нәшер ителгән. Мөхәррире – профессор Наталия Мөхәммәтшина.

Ике йөз битле җыентык бай эчтәлекле. Барлык авторларына тукталып китү мөмкин булмаса да, кайбер мәгълүмат биреп китү урынлы.

Галим-социолог С. Кандауровның тикшерүләре һәрвакыт кызыклы була. Бу юлы да ул игътибарга лаек саннар китергән:

Православ динендә дип саналган студентлар православ кешене тик уңай образ аша гына сурәтли. Алар күзлегеннән – православ кешеләр түземле, киң күңелле, ачык, тәрбияле. Шул ук вакытта аларның 6% православларны агрессив дип бәяли, 10% хәйләкәр дигән мөһер суга, 11% томаналар дип исәпли, 22% православларны тәкъва, динле дип саный.

Этник мөселманнар исламны түземлелек, киң күңеллелек, дини гореф-гадәтләрне саклау белән бәйли. Шул ук вакытта этник мөселманнарның бер өлеше мөселманнарга һөҗүмчелек, хәйләкәрлек хас дигән карашта.

Православ студентларның 12% гына мөселманнарны түземле дип саный, 19% -- киң күңелле, 13% -- тыныч, 4% гына -- ачык күңелле ди. Студентларның 37% мөселманнар хакында һөҗүмче һәм оятсыз дигән фикердә, яртысыннан күбрәге мөселманнарны хәйләкәр дип бәяли. Һәр бишенче студент наркотикларны Русиягә ислам дәүләтләреннән китерәләр дигән фикердә. Православ студентларның 57% мөселманнарны тәкъва, динле дип күз алдына китерә.

Этник мөселманнарның 17% православларны түземле, 13% -- киң күңелле, 29% -- ачык, 22% -- тыныч, 14% -- тәрбияле, дип бәяли. Шулай ук православларны хәйләкәр, үз гадәтләрен көчләп тага торган, һөҗүмче диючеләр саны -- 11-14%.

Самар мөфтияте исеменнән чыгыш ясаган элеккеге полковник Идеал Галәүтдинов үз чыгышында:

"Гаскәр хезмәтеннән меңләгән яшь офицерларны куып чыгардылар. Алар эшсез, фатирсыз, акчасыз. Алар ничек инде яшьләр арасында ватанпәрвәрлекне тәрбияләсен? Армиядә ришвәтчелек чәчәк ата! Пенсиядәге офицерлар хәтта 23 февраль көнне дә хәрби формаларын кимиләр", дип борчуын белдерде.

Җыентыктагы 56 авторның 5се татар. Татарлар арасында Фәрһәд Мәхмүтовның чыгышы эчтәлеклерәк кебек тоела. Ул чыгышында татарлар өчен мөһим мәсьәләне күтәреп чыкты:

"Мәктәпләрдән татар теле кысрыклап чыгарыла. Туган телсез ничек инде ватанпәрвәрлек тәрбияләп булсын ди!

Яшьләрдә ярлыларга җирәнеп карау сизелә, байларга мөкиббәнлек үсә. Югары уку йортларын бишлегә бетергәннәр көпчәк юалар, өчлегә укыганнар чит ил машиналарында чабалар", диде.

Фәрһәд Мәхмүтов әйтүенчә, аның мөнбәрдән сөйләгәннәренең бер өлешен китапка кертмәгәннәр. Ул мондый фикерләрне дә әйткән булган: "Бүгенге көндә гаскәр хезмәтенә түрә һәм байларның балалары бармый. Хәзер ярлырак гаилә баласы гына итек кия. Ватанпәрвәрлек хәерчеләр җилкәсенә генә калган".
XS
SM
MD
LG