Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Хәтер көне 15 октябрьдә узачак


1552 елда Мәскәү гаскәреннән Казанны саклап шәһит киткән татар сугышчыларын искә алу Казанда 15 октябрь көнне Ирек мәйданында оештырылачак.

Узган елдагы кебек, быел да Хәтер көнен Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге оештыра. Җыенга Чаллы, Уфа шәһәрләреннән татар оешмалары, мари, чуаш милли хәрәкәте вәкилләре дә киләбез дип ышандырган.

Хәтер көне елдагыча иртәнге сәгать 10да Ирек мәйданында башланып китәчәк. 1552 елда Казанны яклаучылар рухына Коръән аятьләре укылыр, Илсөя Бәдретдинова һәм башка җырчылар, яшь шагыйрьләр, милләтчеләр чыгыш ясар, дип көтелә.

Аннан халык төркеме урам буйлап Казан кирмәненә таба китә, Сөембикә манарасы янында Казанны яклап шәһит киткәннәр рухына дога кылына, Кол Шәриф мәчетендә өйлә намазы укыла, дип хәбәр итте татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт.

Моннан 20 ел элек татар милли хәрәкәте кирмән янында 1552 елда Казанны саклаучыларга һәйкәл кую мәсьәләсен күтәрә, һәйкәл булачак урынга таш та урнаштырыла. Хәтер мәрасименнән соң һәйкәл урынына бару һәм татар зиратында сөякләре күмелгән сугышчылар каберен зиярәт кылу каралган.

Хәтер көнен Татарстанда рәсмиләштерү һәм Казанны яклаучыларга һәйкәл кую турында милли хәрәкәт хәзер дә сөйли. Әмма бүгенгә кадәр бу тәкъдим-фикерләрнең, таләпләрнең үтәлгәне юк. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт фикеренчә, Татарстан хакимияте Казанны саклаучыларга һәйкәлне Мәскәүдән курыкканга куймый. Быел Казан мэриясе хакимияте урам йөрешен тротуардан гына үткәрү тәкъдимен дә әйткән. Янәсе, урам йөреше вакытында юл хәрәкәтен туктатып торырга туры килә. Шулай да халык үзәк урамнардан барачак.

Хәтер көне 1552 елның октябрендә Казан ханлыгы өчен Мәскәү белән сугышып, шәһит киткәннәрне искә алып оештырыла. Аны беренче тапкыр 1989 елда татар иҗтимагый үзәгенең 17 активисты башлап җибәргән иде. Алар арасында Марат Мөлеков, Юныс Камалетдинов, Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Исхаков һәм башкалар булды.
XS
SM
MD
LG