Accessibility links

Кайнар хәбәр

2010 Нобель тынычлык бүләге Кытай диссидентына бирелде


Лю Сяобо
Лю Сяобо

Кытайда кеше хокуклары, демократия иреклекләре өчен көрәшүче 54 яшьлек Лю Сяобо хәзерге вакытта төрмәдә утыра. “Дәүләткә каршы эшчәнлеге” өчен ул 2009 елның декабрендә 11 ел төрмәгә хөкем ителгән.

Сяобо Кытайда сүз иреклеге һәм күппартияле систем кертергә чакырган «Хартия 08» дип аталган өндәмә авторларының берсе. 2008 елның декабрендә дөнья күргән бу документны Кытайның 300ләп зыялысы, академиклар, язучылар имзалады.

Рәсми Пекин Нобель комитетын Сяобога тынычлык бүләген бирмәскә чакырып, алдан кисәтеп куйган иде. Кытайның тышкы эшләр министрлыгы “Сяобо җинаятьче булып тора, аңа бүләк бирү Кытай белән Норвегия арасындагы мөнәсәбәтләргә зыян китерә ала” дип кисәтте.

Хәзерге вакытта Осло Пекин белән сәүдә килешүе турында сөйләшүләр алып бара. Норвегия Кытайга нефть һәм газ эшкәртү технологияләрен экспорт итәргә тели.

Норвегиядә урнашкан Нобель институты башлыгы Гейр Ландестед, бу Пекинның Нобель комитетына беренче тапкыр гына басым ясавы түгел, диде. 1989 елда бүләкне Далай Ламага бирү карарына да Кытай рәсмиләре ризасызлык белдергән иде.

Нобель бүләге турында хәбәр таралуга Сяобоның хатыны яшәгән йортка полиция килеп баскан. Рәсмиләр аны мәгълүмат чараларына әңгәмә бирдертмәскә, шатлыклы хәбәрнең дөньяга таралуына чик куярга тырыша.

Нобель бүләген тапшыру тантанасы 10 декабрь көнне Ослода үтәчәк. Сяобоның анда килә алуы икеле. Җомга көнне Европаның берничә хөкүмәте Пекинга мөрәҗәгать итеп, Лю Сяобоны бүләк алу өчен Ослога җибәрергә чакырды.
XS
SM
MD
LG