Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарларына юл ачыла сыман


Раил Асадуллин (с), Рамил Бигнов (у)
Раил Асадуллин (с), Рамил Бигнов (у)

Башкортстанның яңа җитәкчелеге республика татарлары иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашып, татар оешмалары белән "конструктив хезмәттәшлек" юлына басарга әзер икәнлеген белдерде.

Бу турыда 8 октябрьдә Башинформ агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Бигнов һәм бөтенрусия “Ватаным” оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе, Башкорт педагогия университеты ректоры Раил Асадуллин хәбәр итте.

Алар әйтүенчә, шушы көннәрдә алар Башкортстан җитәкчелеге белән очрашканнар. Бу очрашу вакытында республикадагы күпсанлы татар милли оешмаларын бер “түбә” астына җыеп, "конструктив" эшли башлау турында килешенгән.

Рамил Бигнов булачак яңа берләшмәнең исемен дә игълан итте – “Башкортстан татарлары иҗтимагый берләшмәләре берлеге”. Берлек нәтиҗәле эшләсен өчен безгә һичшиксез бина кирәк булачак, ди Бигнов. Бу рольгә йә Уфа “Нур” татар дәүләт театры, йә РТИ мәдәният сарае туры килер иде, ди ул. Иң мөһиме – югары түрәләр андый бина кирәклеге белән килешкәннәр һәм якын араларда бу хәл ителәчәк., дип ышандырганнар.

Яңа берләшмәнең булачак эш ысулларына тукталып, Раил Асадуллин, алар һич кенә дә Че Гевараның “Бергә булганда гына – без җиңелмибез!” дигән тезисына туры килмәячәк, диде. Чөнки, ди ул, “без көрәшергә җыенмыйбыз, мәгърифәт, мәдәниятне үстерү юлында эшләргә генә ниятлибез”.

Алда торган планнарда берлекнең сәхифәсен, газетын булдыру каралган. Хөкүмәттән ярдәм булачак, дип белдерде Бигнов. Үзебезгә яңа шартларда җиң сызганып эшләргә генә кирәк булачак. Ә без моңа элек тә әзер идек. Фәкать элекке җитәкчелек кенә татар оешмаларын санга сукмады, гел аяк чалып килде.
XS
SM
MD
LG