Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә Яңа Уренгой имамы Хисаметдин Акбаров үтерелде


Төмәндә якшәмбе көнне Яңа Уренгой мәчете имамы Хисаметдин Акбаров үтерелде.

Имамны ул йорт салган җәйләү шәһәрчеге янында атып үтергәннәр. Билгесез кешеләр аның машинасына ут ачкан.

Русия прокуратурасы тикшерү комитетының Төмән өлкә тикшерү идарәсендә җинаять эше ачылган.

Үзбәкстанда туган Акбаров 1990 еллар урталарында Төмән өлкәсенә күченә һәм 1997 елда имам була.

Ул имамлык иткән мәчеткә тәртип саклау оешмалары әледән-әле тикшерүләр белән килә иде. Islam.ru сәхифәсе язуынча, Рамазан ае ахырында мәчеттән бер йөзләп мөселманны машиналарга төяп Яңа Уренгой эчке эшләр идарәсенә алып киткәннәр һәм анда алардан сорау алу төне буе дәвам иткән.

Моннан тыш күптән түгел җирле хакимиятләр мәчетне сүтәргә дигән карар чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG