Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчет төзелешенә каршы чыгучылар Медведевка мөрәҗәгать итте


Мәскәүнең Текстильщики районы кешеләре мәчет төзелешенә каршы имзалар да җыйган иде
Мәскәүнең Текстильщики районы кешеләре мәчет төзелешенә каршы имзалар да җыйган иде

Мәскәүнең Текстильщики районында мәчет төзүгә каршы чыгучылар президент Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итте. Җомга көнне исә мөселманнар намаздан соң мәчет төзүне яклап имза җыйган иде.

Текстильщикида мәчет төзүгә каршы чыгучы мәскәүләр әлеге урында гыйбадәт йорты төзү өчен урын бирүне канунсыз дип саный.

“Чөнки бу урын “Грайвороново” сәнәгать зонасы янында булган санитар-сак җиренә туры килә һәм ул бернинди җәмәгать биналары, шул исәптән гыйбадәт йортын төзү өчен кулланыла алмый”, ди алар президент Медведевка язган мөрәҗәгатендә.

Алар фикеренчә, бу урында төрле милләт, дин вәкиле ял итә ала торган зур парк булырга тиеш. Шуңа алар Медведевтан Русия генераль прокуратурага җир бүленү канунилыгын тикшерүгә йөкләмә бирүне сорый.

Каршылык сәбәбе нәрсәдә?

Элегрәк Текстальщикида мәчет төзүгә каршы чыгучылар гыйбадәт йорты төзелсә аларның этләрен йөртү авырлаша дип канәгатьсезлек белдергән иде. Русия мөфтиләр шурасы рәистәше Нәфигулла Аширов ул чакта илдә мөселманнарның хокуклары этләрнекенә караганда да түбәнрәк булып чыга дип әйтте.

Медведевка мөрәҗәгать белән чыгу җомга көнге вакыйгалар сәбәпче булырга мөмкин. Чөнки Мәскәүнең җәмигъ мәчетенә җомга намазына килүчеләр ул көнне Текстильщикидагы төзелешне яклап имза җыю оештырды.

Шуннан соң ук Русия мөфтиләр шурасы интернет сәхифәсендә мөселманнарның киеренкелеге артуы турында хәбәр барлыкка килде. Чөнки ул көнне милиция җәмигъ мәчетенә даими керә торган юлларны ябып куя. Шул сәбәпле, өлкәннәр мәчеткә керү өчен әйләнеп узарга тиеш була, ә гыйбадәт йортына сыймау сәбәпле намазны урамда укучылар элекке кебек мәчет тирәсендәге җиргә урнаша алмыйча, кеше йөри торган юлларга утырырга мәҗбүр була.

Әлеге килеп туган хәлдән соңгы мөселманнарның каршылыгын бары үгет-нәсыйхәт белән генә туктату мөмкин булды, дип язды мөфтиләр шурасы сәхифәсе.

Мәчет – юк, парк
әйе

Ләкин соңрак бу мөселманнар арасындагы каршылыклар кире кагылды. Русия мөфтиләр шурасы монда үз максатларын күздә тотып шундый хәбәр тараткан, чөнки бер-ике бабайдан кала килеп туган хәлдән канәгатьсезлек күрсәтүче булмады, дип белдергән “Интерфакс”ка исемен әйтергә теләмәгән бер кеше.

Исемен белдерергә теләмәгән бер белгеч шул ук агентлыкка әйтүенчә, шушы юл белән Русия мөфтиләр шурасы “Олимпийски” спорткомплексы белән мәйдан тирәсендә барган бәхәсне үз файдасына хәл итмәкче булган. Әлеге мәйданда мәчет вакытлыча намаз кылу урыны, ә спорткомплекс машиналар кую урыны булдырырга тели.

Икенче сәбәп итеп алар Текстильщикидагы хәлнең куера баруы белән бәйле булырга мөмкин дип саный. Ягъни, Русия мөфтиләр шурасы бу адымны мәчет төзелешенең уңай хәл ителүе өчен кулланган.

Тектильщикида мәчет төзелешенә каршы төркем исә махсус трафарет чарасын да башлаган. Анда «Mecheti.net. Парк - Әйе!» дип язылган. Һәр теләгән кеше бу әзер трафаретны алып “мәчет төзелеше турында белмәгән кешеләргә мәгълүмат җиткерү өчен” язу калдыра ала икән.
XS
SM
MD
LG