Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ватандашлар програмы Казан-Мәскәү юлын таптый


Узган ел чит илдән Татарстанга күчеп кайткан качаклар торак сорап пикетка чыккан иде
Узган ел чит илдән Татарстанга күчеп кайткан качаклар торак сорап пикетка чыккан иде

Татарстаннан читтә яшәүче татарлар республикага күченеп кайтсын өчен беренче чиратта мөмкинлекләр булдырырга кирәк. Татарстанның ватандашлар белән эшләү програмын Мәскәү әле һаман расламаган.

Ватандашлар мәсьәләсе соңгы елларда бөтен Русия күләмендә күтәрелә. Русиядә тышкы эшләр министрлыгында ватандашлар эше белән шөгыльләнүче махсус комитет та бар. Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев сүзләренчә, Татарстан да бу проблемадан читтә кала алмый.

Сишәмбе көнне спикер Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә ватандашлар белән эшләү координация шурасы утырышы да узган. Анда читтәге татарлар белән бәйле мөһим мәсьәләләр дә каралган.

Разил Вәлиев әйтүенчә, республикадан читтә яшәүче бик күп татарлар үзләренең тарихи ватаннарына кайтырга тели. Әгәр кайтырга теләмәсә дә, үзләре яшәгән төбәктә милли мәгариф, мәдәниятне үстерү, туган телне саклау турында борчыла һәм Татарстаннан ярдәм көтә.

“Әгәр без читтә яшәгән татарларның барысы да “монда кайтыгыз” дип чакырабыз икән, бу бөтенләй үк дөрес булып бетмәс иде. Билгеле, теләгән кешеләр кайтырга тиеш, әмма бит Әстерхан, Себер, Литва һәм башка төбәк татарлары бар. Алар гомер-гомергә шунда төпләнеп яшәгән һәм аларны чакырып без һич кенә дә дөрес эшләмәс идек. Әмма уку-укытуга килгәндә, һәр татарга да ярдәм кулы сузарга тиешбез”, ди Вәлиев.

Татарстан исә читтәге татар яшьләрен республика югары уку йортларына кертү өчен Русия хөкүмәтеннән махсус квоталар ала. Ләкин кайвакыт алган квота урыннары да тулып бетми. Моның сәбәпләре, әлбәттә, күп төрле.

“Кайберләренең әзерлекләре булмау сәбәпле керә алмый, кайберләре тәртипләрен белеп бетерми. Мисал өчен Русия тарихыннан имтихан бирергә кирәк икән, Үзбәкстанда аны укытмыйлар. Урыс телен шулай ук кайбер БДБ илләрендәге татар яшьләре начар белә”, ди Вәлиев.

Кытайдан килгән татар яшьләренең бер өлеше Казанда калачак

Кытайның Синҗан уйгыр автономияле районыннан килгән яшьләр башта бер еллык әзерлек курсларында укыган. Һәм алар урыс һәм татар телен өйрәнгәч кенә югары уку йортларына кабул ителгәннәр.

Татарстанда хәзер шундый 48 егет-кыз бар.

Вәлиев әйтүенчә, киләсе елга алар укуларын тәмамлый. Һәм шуның 12се Казанда калырга теләк белдергән.

“Аларны ничек эшкә урнаштыру турында да уйларга кирәк. Татарстанга килүче ватандашларны да сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш. Республикага һәм татарларга файдалы була ала торган кешеләрне китерү кирәк. Бу гади проблема түгел”, ди ул.

Килештерү озаккарак сузылган

Моннан берничә ел элек Русия президентының ватандашлар белән эшләү турында махсус фәрманы чыккан иде. Анда һәрбер субъект ватандашлар белән эшләү програмын булдырырга тиеш дип язылды. Әмма аңа 4-5 ел вакыт узса да, әлеге көнгә кадәр Татарстанның програмы Мәскәү тарафыннан расланмаган.

“Татарстан аны эшләп Мәскәүгә җибәрде, Мәскәү “эшләп бетерегез” дип кире Казанга кайтарды. Аннары тагын җибәрделәр һәм ул әле дә ике арада адашып йөри. Тиз арада бу програмны хәл итеп, раслатып, шушы план нигезендә эзлекле эш башларга кирәк”, ди Вәлиев.

Әлеге програм министрлыклардан кергән тәкъдимнәр нигезендә эшләнгән. Һәм ул Русия тышкы эшләр министрлыгы белән килештерелергә тиеш. Ә менә бу килештерү озаккарак сузылган.

Разил Вәлиев әйтүенчә, беренче чиратта сүз мөмкинлекләр булдыру турында бара.

“Әгәр без кешеләрне чакырабыз икән, аларны урнаштыру мөмкинлекләребез булырга тиеш. Теләк белән мөмкинлекне тәңгәлләштерү бара. Шуны тәңгәлләштерү өчен шушы документны эшлиләр”, ди ул.

Татарстан Мәскәү күзенә карап торырга мәҗбүр

1990нчы еллар башларында Татарстанга елына 140ар мең кеше (шуның 70% татарлар) кайткан чорлар булса, соңгы елларда ул 60-70 меңгә калган. Әлбәттә кайтырга теләүчеләр бүген дә шактый. Бигрәк тә балалары Татарстанга китеп урнашкан ата-аналар тарихи ватаннарына кайтыр иде. Ләкин моның өчен әле барлык шартлар да каралмаган.

Мисал өчен Казакъстанда милләттәшләрне кайтару дәүләт програмы бик яхшы эшли, бу максатка шактый гына акчалар да бүленә. Әлеге програм белән Татарстан да танышкан.

“Ул бик яхшы програм. Без аны соратып алып өйрәндек. Әмма Казакъстан белән Татарстанны чагыштыру авыррак. Чөнки Казакъстан бәйсез дәүләт. Ә Татарстан Русия субъекты һәм соңгы елларда Мәскәү бу миграция мәсьәләләрен үз вәкаләте итеп саный. Әлбәттә Татарстан бары шул Русия куйган тәртипләр нигезендә генә бу мәсьәлә белән шөгыльләнә ала”, ди ул.
XS
SM
MD
LG