Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы шурасында дүрт фирка вәкилләре булачак


Азат Фәтхетдинов, сайлау комиссиясе рәисе
Азат Фәтхетдинов, сайлау комиссиясе рәисе

Якшәмбе үткән сайлаулар Чаллы шәһәр шурасына берникадәр үзгәреш алып килде. Хәзер анда дүрт коммунист, ике “Гадел Русия”, бер ЛДПР вәкиле булачак. Моңа кадәр ЛДПР һәм “Гадел Русия” вәкилләренең җирле парламентта күренгәне юк иде.

1990нчы еллар уртасында Чаллы шәһәр шурасы депутатлары берәр мәсьәлә турында ике, хәтта өчәр көн буена бәхәс алып бара иде. Еллар узып, Чаллы парламентында “Бердәм Русия” фиркасе күпчелекне алгач, вәзгыять үзгәрде. Депутатлар сессияләрдә үз эшен бер-ике сәгать эчендә төгәлләргә өйрәнде. Шәһәр думасы үз эшен 20 минут эчендә тәмамлаган вакытлар да булды. Чөнки көн тәртибенә куелган мәсьәләләр “Бердәм Россия” вәкилләре тарафыннан каршылыксыз һәм күпчелек тавыш белән кабул ителеп килде. Соңгы сайлау Чаллы парламентына яңа көчләр алып килде.

Сишәмбе көнне Чаллы сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов журналистлар алдында хисап тотты. Башта ул фиркаләр исемлеге белән сайланган 22, аннан соң бер мандатлы бүлгеләрдән сайланган 23 депутат хакында хәбәр итте. Шушы 45 депутат үз арасыннан Чаллы башлыгын сайлаячак.

“Азатлык” хәбәрчесе сайлау барышында булган канун бозу очраклары хакында да белеште. Азат әфәнде әйтүенчә, сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясарлык канун бозулар булмаган.

Коммунистлар фиркасенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Татьяна Гурьева шәһәр хакимияте эшчәнлегенә каршы чыгып, соңгы елларда бик көчле урам җыеннары уздырган иде. Хәзер ул Чаллы депутаты булды. Сергей Еретнов шәһәр хакимиятен, КамАЗны тәнкыйтьләгән язмалары белән танылу алды. ЛДПР вәкиле Шәрәфуллин әфәнде дә депутат булды.

Равил Сабиров, парламент журналисты
Менә шундый шартларда җирле парламент үз эшен шома гына алып барырмы?

“Чаллы думасында күп фирка вәкиле булу -- уңай күренеш. Узган депутатлар корпусында бер генә фирка вәкилләре иде. Анда “Бердәм Русия” күзеннән чыгып уйлаучылар гына булды. Хәзер менә дүрт төркем депутат фикере булачак. Бу файдага гына”, дигән фикердә тора депутатлар тормышын даими яктыртып баручы журналист Равил Сабиров.

Илдар Халиков Татарстан премьер-министры булгач, аның вазифасын башкарма комитет җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев башкарды. Яңа депутатлар киләсе утырышында шәһәр башлыгын сайлаячак. Башлык урынына дәгъва итүчеләр хакында әлегә мәгълүмат юк. Шулай да, күпчелек бу урынга “Бердәм Русия” фиркасенең Чаллы бүлеге рәисе Васыйл Шәйхразиевны фаразлый.
XS
SM
MD
LG