Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда Чәк-чәк бәйрәме үтте


Диана Хөсәенова Чәк- чәк бәйрәмендә “Туган тел” җырын башкара
Диана Хөсәенова Чәк- чәк бәйрәмендә “Туган тел” җырын башкара

9 октябрь көнне Оренбурның Милли авыл утарында урнашкан “Татарстан” ресторанында Чәк-чәк бәйрәме үтте. Әлеге чараны шәһәрнең “Туган тел” милли-мәдәни мохтарияте беренче тапкыр үткәрде.

Шәһәр халкын татарның милли ризыгы – чәк-чәк белән таныштыру һәм яшьләрне милли мохиткә тарту максаты белән үткәрелә торган бәйрәм Оренбурда да үз максатына иреште дип әйтергә була.

Бәйрәм Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән башланды. Татарлар гимнын шәһәр мәктәбе укучысы Диана Хөсәенова башкарды.

“Тургай” ансамбле җитәкчесе Сания Хәмитова (с)
Кунакларны беренче булып шәһәрнең “Туган тел” милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рөстәм Маннанов сәламләде. Бәйрәмгә чакырылган шәһәр мэры Юрий Мещеряков: “Мин сезне бүген Чәк-чәк бәйрәме белән котларга килдем. Киләчәктә дә, бүгенге кебек, бер тату йорт белән яшәргә язсын”, дигән теләк белдерде.

“Туган тел” мохтарияте әгъзасы Нур Хөсәенов бәйрәм белән котлап: “Киләсе елда бу бәйрәмдә татар җанлы милләттәшләребезнең саны тагы да артыр дип ышанасы килә”, диде.

Кичәнең музыкаль өлеше шәһәрнең “Тургай” халык ансамбленең баянчылары һәм җырчылары ярдәмендә оештырылды.

Өстәлдәге милли ризыклар шәһәрнең “Чәк-чәк” фирмасы бүләге. Шәһәрдә күптән түгел үткән төбәкара “Меновой двор” ярминкәсендә әлеге фирма пешергән чәк-чәге өчен алтын медальгә лаек булды.

"Чәк-чәк" фирмасы ризыгы
Бер ел элек Мәскәүдә узган халыкара “Продэкспо-2009” күргәзмәсендә Оренбурның “Чәк-чәк” фирмасы әлеге милли ризык өчен көмеш медальгә лаеклы дип табылды.

Татар халкының милли ашларын пешерүче фирма белән милләттәшебез Ринат Тойгынов җитәкчелек итә. Ул шәһәрдә беренче булып чәк- чәк җитештерүне ачып җибәрде. Шәһәрдә Ринат әфәнде әле татар милли-мәдәни эшләрне күтәреп алучы, төрле яклап ярдәм итүче химаяче буларак та танылды. Шуңа күрә Оренбурда чәк-чәкне белмәгән һәм ашап карамаган кеше аздыр.

Бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре катнашты. Күпләп корея һәм әрмән яшьләре вәкилләре килгән иде. Чәк-чәк бәйрәме өстәл артында милли ризыклы чәй эчү белән тәмамланды.

Чәк-чәк бәйрәменә килгән кунаклар
XS
SM
MD
LG