Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көненә чакыра


13 октябрь көнне Татар иҗтимагый үзәге пикет оештырды. Аның максаты -- халык күңелендә Хәтер көнен искәртү иде.

“Һава болытлы һәм яңгырлы булуга да карамастан бу пикетны үткәрү бик мөһим”, ди Татар иҗтимагый үзәге президиумы рәисе Галишан Нуриәхмәт. “Беренчедән 13 октябрь Хәтер көне алды булса, икенчедән, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык юллама белән чыгыш ясаган көн. Депутатлар да бәлки безнең таләпләрне күрерләр, дип уйлаган идек”, дип өсти ул.

Чараны оештыручылар сүзләренчә, пикет өчен бирелгән вакытның кыска булу сәбәпле чара бик тиз тәмамланган. “Аннан соң, өстән явып торган яңгыр да без күтәргән плакатлардагы язуларны юып төшерә башлады. Шуның өчен дә пикетыбызны тиз тотарга туры килде”, ди Галишан Нуриәхмәт.

“Пикеттагы шигарьләр 15 октябрь -- Хәтер көнендә дә күтәреләчәк”


“Бу шигарьләрнең әле яңалары да булачак. 1552 елны Казанны яклап шәһит китүчеләргә хәзергә чаклы һәйкәл куелмаган. Без 22 ел буена Татарстан Дәүләт шурасыннан бу турыда сорыйбыз. Бу көн дә дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелсен, дип әйтәбез. Ләкин моңа беркемнең дә игътибар иткәне юк.
Австралиядә яшәүче Ирек Гарипов сүзләренчә, бу көн хәтта Көньяк Австралиянең дәүләт бәйрәмнәре һәм билгеле көннәре исемлегендә дә урын алган. Анда 1552 елның 15 октябре татар халкының геноцид көне диелгән. Бездә әрмән геноцидын билгеләп үтәләр, нишләп татарныкы турында бер сүз дә алып барылмый?" ди Галишан әфәнде.


"Урыс дәүләтенең сәясәте элеккечә: татарны һәм башка милләтләрне басып алу, юк итү һәм бетерү бара. Күз алдыгызда Казанда бердәнбер 2нче татар гимназиясе торып калды. Башкаларын татар мәктәбе дип алдашып, күз буяп йөриләр. Балалар бакчасы юк диярлек. Әдәбиятчыларыбыз, депутатларыбыз татар телен өйдә, гаиләдә генә өйрәнегез, дигән сәясәт алып бара. Бу бит кешене мәсхәрәләү, мыскыл итү. Дәүләт эшләргә тиешле эшне гаиләгә аударып калдырып, гаепне гаиләдән эзлиләр. Бу – дәүләтнең шәхес тәрбияләүдән, мәктәпләрдә гыйлем бирүеннән гомумән читкә китүе дигән сүз”, дип белдерә Галишан Нуриәхмәт.

Татар иҗтимагый үзәге президиумы рәисе быелгы Хәтер көненә башка еллардан аермалы буларак яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә теләүләрен әйтә.

“Беренче Хәтер көннәрен үткәргән кешеләр хәзер олыгайды инде. Без бу чарага күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Яшьләргә игътибар итмәсәк, аларны милли рухта тәрбияләмәсәк, ул вакытта хәтеребез дә югалачак, Хәтер көне дә югалачак”, ди Галишан Нуриәхмәт.

Быелгы Хәтер көне эш көненә туры килә. Шулай булуга карамастан ул 15 октябрьдә уздырылачак. Галишан әфәнде моны, халыкның бу датага ияләнүенә бәйләп күрсәтә.

“Ул көнне бары тик студентларны гына уку йортларыннан җибәрмәүләре мөмкин. Без бу көнне татар иҗтимагый үзәге президиумы буларак җомга көнне уздырырга кирәк дип хәл иттек. Чөнки бу көн халык күңеленә 15 октябрь дип кереп калган. Башка елларда 12сендә 13ендә, ял көннәрендә үткәрә идек. Аннан соң нишләп әле сез алдан үткәрдегез, белми калдык, дип әйтүчеләр була иде. Халыкның белми калуы табигый инде. Чөнки газет-журналларда, радио-телевидениедә бу турыда хәбәрләр аз була”, ди Галишан Нуриәхмәт.

“Тәнегездә җаныгыз булса, җаныгызда үз-үзегезгә хөрмәт булса, хәтерегезне яңартып 15 октябрь көнне сәгать 10да Ирек мәйданына килегез”, диде Татар иҗтимагый үзәге президиумы рәисе.
XS
SM
MD
LG