Accessibility links

Казанда Туфан Миңнуллин фестивале башланды


14-23 октябрьдә Казанда, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, драматург Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган театр фестивале уза.

Фестивальне Татарстанның мәдәният министрлыгы, Гәлиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры оештырган.

Чарада барлыгы унбиш театр чыгыш ясаячак. Анда республиканың барлык татар дәүләт театрлары, Башкортстаннан татар һәм башкорт, Мари Иленнән мари, Оренбурдан татар театры катнаша.

Татар театры тарихында беренче тапкыр драматургка багышлап фестиваль уздырыла. Камал театрының директор урынбасары Ранис Сәхибуллин сүзләренчә, фестиваль оештыру нияте Туфан Миңнуллинның юбилеена җитәрәк туган.

“Бу фикер җәй айларында барлыкка килде. Саный башлагач, Туфан Миңнуллин язган пьесаларны куючы театрлар бик күп булып чыкты. Һәрбер театрны Казанга чакырып, үзебездә фестиваль үткәрү теләге туды.

Спектакльләр Камал һәм Тинчурин сәхнәләрендә барачак. 14 октябрьдә фестивальне “Гөргөри кияүләре” спектакле белән ачып җибәрәбез. Параллель рәвештә Кәрим Тинчурин театры “Яшьлегем-юләрлегем” спектаклен куя”, ди Сәхибуллин.

Камал театры беренче өч көндә “Гөргөри кияүләре”ннән тыш үзенең репертуарындагы “Дивана”, “Диләфрүз – Remake” спектакльләрен дә күрсәтәчәк. Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры “Мулла” спектакле белән килә. Уфа “Нур” татар дәүләт театры узган сезон ахырындагы премьерасын – “Эзләдем, бәгърем, сине” спектаклен күрсәтәчәк. Туймазылар “Яшьлек белән очрашу”, Салават башкорт театры “Шулай булды шул...”, Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры “Җанкисәккәем”не алып килә. Оренбурлар “Нәзер”не куячак.

Ранис Сәхибуллин әйтүенчә, фестивальгә Чечен театры да килергә тиеш булган икән:

“Туфан Миңнуллинны дәүләт театрлары гына түгел, халык театрлары да, хәтта мәктәп театр коллективлары да куя. Башка милләтләрнең сәхнәләрендә дә уйныйлар. Әле бу фестивальнең афишасына чечен театры да керергә тиеш иде, кызганычка каршы, алар килә алмады. Чеченнар Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклен куйган.

Аның каравы Мари театры киләчәк. Казан тамашачысы “Әлдермештән Әлмәндәр”не мари телендә караячак. Аны нинди генә милләт кешесе караса да, ул һәркемгә кызык булачак. Әлмәндәр картның язмышы һәр халыкка да якын”, диде ул.

Дәүләт театрларына кадәр 7-13 октябрьдә Татарстанның халык театрлары да Казанның Мәскәү районындагы “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгендә Туфан Миңнуллин фестивален уздырды. Анда Әтнә, Баулы, Кукмара, Әлмәт, Мөслим районнарының, Бөгелмә, Менделеевски шәһәрләренең халык театрлары, Татар дәүләт Һуманитар педагогика университетының театр коллективы спектакльләрен күрсәтте.

Фестиваль 23 октябрьдә Камал сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның юбилей кичәсе белән тәмамлана.
XS
SM
MD
LG