Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәридә апа Кудашева белән очрашулар күңелдә саклана


Мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева
Мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева

Татар халкының газиз кызы, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева вафат дигән җан өшеткеч хәбәрне ишеткәч, аның белән булып узган берничә очрашу исемә төште.

1996 ел. Казанда Тукай премиясен тапшыру тантанасы опера һәм балет театрында узды. Ул елны Тукай бүләге җырчы Фәридә Кудашевага һәм язучы Гомәр Бәшировка бирелде.

Мин тантанадан соң сәхнә артына юнәлдем. Фәридә апаны журналистлар уратып алган иде. Гомәр Бәширов белән алар урнашкан бүлмәгә кердек. Гомәр ага белән аралаштык, әңгәмә яздык.

Фәридә апа да тиздән шушы бүлмәгә керде. Сизелә, бик арыган. Шулай да Удмуртия радиосының татар тапшыруларын тыңлаучыларына берничә сүз җиткермәссезме, дигән үтенечемне кире какмады. Матур гына язма килеп чыкты.

Фәридә апа Кудашева белән әңгәмә язылган ул тасма редакция фондында сакланган. Ул елларда тапшыруларны тасмага җыя идек. Бүген барлык язмалар компьютерда саклана. Редакция тасмага кытлык кичергән чор – ул юк дәрәҗәсендә. Тапшыру әзерләнгән тасма белән тартманы эфирдан соң, чынлап, култык астына алырга өлгермәсәң, анда инде руслар җырлавын, башкалар сөйләвен яздырып куялар иде. Ул тапшыруны, дөрестән дә, “эләктереп” калганмын.

Тукай бүләген тапшыру тантанасына килгән кунаклар бер кунакханәгә урнаштырылган иде. Без Фәридә апа Кудашева белән иртәнге ашка лифтта бергә төштек. Танып алды җырчы. Удмуртия татарлары хакында тагын сорауларын бирде. Кем белән генә, нинди генә очрашулар булмагандыр үз гомерендә Фәридә апаның. Инде өлкән яшьтәге, дөньяга танылган җырчының хәтеренә ул вакытта бик гаҗәпләнгән идем.

Берничә елдан соң Казанда тагын очраштык. Аның белән булган аралашулар күңелемдә саклана. 2002 елда халык санын исәпкә алу алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы хатын-кызларны җыйган иде. Искиткеч тыныч холыклы, һәр кеше белән елмаеп сөйләшүләре әле дә күз алдымда. Татар хатын-кызлары өчен ул үрнәк булды. Юк, булды түгел, ул гомергә үрнәк булып калачак.
XS
SM
MD
LG