Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп сораулары: татармы, әллә татаринмы?


Җанисәпче Галия Әбҗәлилова (у) әниле-уллы Асия һәм Марат Дәминдәровларга сораулар бирә
Җанисәпче Галия Әбҗәлилова (у) әниле-уллы Асия һәм Марат Дәминдәровларга сораулар бирә

Җанисәптә милләтеңне ничек язарга – татармы, әллә татарин дипме? Мондый икеләнүле сораулар оренбурларда да туды.


2002 ел җанисәп нәтиҗәсенә күрә, Оренбур өлкәсендә 166 меңләп татар исәпләнә, шул исәптән, Оренбурның үзендә – 42 мең чамасы. Сан ягыннан татарлар өлкәдә икенче урында. Быелгы халык санын алуда туган аңлашылмаучанлыклар аркасында халыкның саны кимемәсме?

Татар Каргалы авылы – Оренбур төбәгенең иң зур татар авылы санала. “Безнең авылыбызда 98% татарлар яши, шуңа күрә, әлбәттә, без татарлар”, ди җанисәпче Гөлфия Ядгарова.

"Сезнең милләтегез нинди" дигән сорауга "татарин" дип язылган, әмма Росстат раслаган исемлектә "татарин", йә "татарка" дигән җаваплар юк. – Ред.
Биш чакрымга сузылган авылда 1200ләп йортта 4 меңләп кеше яши. 11 җанисәпче аларны 25 октябрьга кадәр язып чыгарга тиеш.

Җанисәпчеләр үзләре белән тиешле таныклык, паспорт, махсус шарф, сумка, сары сыбызгы һәм фонарь йөртә.

Авыл халкы бер-берсен яхшы белгәнгә эшләргә дә җиңел, ачык йөз белән каршы алалар, ди сан алучылар.

Бер гаиләдә уртача 10-15 минут торыла. Җанисәпче Галия Әбҗәлилова көненә 12 йортта булып өлгерергә тиеш.

Әлбәттә, татар авылы кешесендә җанисәп кәгазендәге “Сез нинди милләт вәкиле?” дигән сорау кыенлык тудырмый. “Мин – татар кызы. Мин – татар.“ Әниле-уллы Асия белән Марат Дәминдәровларның җаваплары шундый булды.

Ләкин милләттәшләребезне милләт атамасының төгәл ничек итеп язылуы борчый. Бу уңайдан сораулар туа.

Җанисәпче Галия Әбҗәлилова
“Әйе, андый сорауларны күп бирәләр, – ди җанисәпче Галия Әбҗәлилова. – “Оренбургстат” мәгълүматлары буенча без милләтне “татарин”, йә “татарка” дип язарга тиеш, алай язылмаганда, компьютер укый алмый дип аңлаттылар.”

Галия Имангалиева – тарихчы, Казан университеты профессоры Равил Имангалиевның әнисе, татарлыгы белән горурлана. “Җанисәпнең мөһимлеге – милләтләрне дөрес итеп күрсәтүдә”, ди Галия апа.

Ятып калганчы, атып кал дигәндәй, җанисәпкә багышлап, аңлатмалар белән махсус газет чыгарылды. Оренбур татарларының “Яңа вакыт” газеты махсус чыгарылыш итеп (1нче бит, 2нче бит), 30 мең тираж белән басылды һәм төбәкнең 22 районында 70тән артык татар авылында таратылды.


[Русиянең статистика хезмәте раслаган исемлектә җанисәпнең “Сезнең милләтегез нинди” дигән җиденче соравына мөмкин булган җаваплар арасында “татарин”, йә “татарка” дигән җаваплар юк. – Azatlıq.org]

XS
SM
MD
LG