Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босния сугышы турында "мәхәббәт" фильмы төшерелә


Хатын-кыз үзен көчләгән иргә гашыйк була аламы? Босния хатын-кызларының сугыш корбаннары оешмасы Анҗелина Җолиның яңа фильмына ачу белдерде.

Фильм "Исемсез бер мәхәббәт тарихы" дип атала. Аны 2011 елда экраннарга чыгарырга телиләр. Бу Һолливуд йолдызы Анҗелина Җолиның фильм директоры буларак беренче эше булачак. Аны төшереп бетереп һәм чыгарып булса, әлбәттә.

Узган атнада Босния һәм Һерцоговина мәдәният министры, җаваплы ширкәт фильмның эчтәлеге белән алдан таныштырмады, дип аны төшерүгә рөхсәт бирелми, дигән иде. Кичә министр аның эчтәлеге белән танышып фильмны Босниядә төшерүгә үз рөхсәтен бирде.

Брэд Питт һәм Анҗелина Җоли фильмны Маҗарстанда төшерә башлады

Кино турында язучы басмалар хәбәр итүенчә, фильмны төшерүгә рөхсәтнең шундый авырлык белән бирелүе нәкъ аның эчтәлегенә бәйле.

“Тарихны мыскыл итү”


Сербия мәгълүмат чаралары бу яңа әсәр Босния сугышы корбаннарының “якты истәлегенә кара тап булып ятачак” дип язып чыкты.

Фильм мөселман хатын-кызының үзен көчләгән серб хәрбиенә гашыйк булуы һәм аларның 1992-1995 елгы сугыш вакытындагы мөнәсәбәтләре турында. Аны төшерү эше инде Маҗарастанда башланган.

Мөслимәне Боснияле Зана Марьянович уйный

“Бу уйлап чыгарылган “мәхәббәт хикәясе”. Хатын-кызларны сугыш вакытында көчләү һәм кыерсыту белән бәйле без тикшергән 25 мең очракның берсендә дә хатынның үзен көчләгән иргә гашыйк булганын ишеткәнебез юк. Ул хатыннарның күбесе исән булса да, бер өлеше һәлак булды”, ди Сараевода урнашкан сугыш корбаннары булган хатын-кызларны яклау оешмасы башлыгы Бәкирә Һасечич.

Анҗелина Җоли Босния хатын-кызлары оешмасына фильмга аны төшереп бетергәнче бәя бирми торырга чакырып хат юллады.
XS
SM
MD
LG