Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры Уфада иҗат сәфәрен башлады


"Яшь йөрәкләр" спектакленнән күренеш, Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
"Яшь йөрәкләр" спектакленнән күренеш, Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

Башкортстан башкаласына күптән көтелгән кунаклар – Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары килде. Алар Уфада 31 октябрьгә кадәр булачак.

Галиәскәр Камал академия театры төркеме Башкортстанга чираттагы иҗат сәфәренә килде. 18 октябрь көнне хөрмәтле кунаклар үзләренең иң яхшы спектакльләренең берсе булган “Яшь йөрәкләр” тамашасы белән әлеге театр сәнгате сәфәрен ачып җибәрде.

Шушы зур театр бәйрәме башлану белән театр сөючеләрне котларга Казаннан Татарстан вице-премьеры, мәдәният министры Зилә Вәлиева килде. Гастрольләрне ачу тантанасында чыгыш ясап, Зилә Вәлиева барлык тамашачыларны да, артистларны да әлеге матур бәйрәм белән ихлас котлады. Ике тугандаш республиканың төп театрларының иҗади дуслыгы уңышлы дәвам итүен ассызыклап, киләчәктә дә шулай булачагына ышанычын әйтте ул.

"Яшь йөрәкләр" спектакленнән күренеш
“Безнең республикалар һәрчак рухи күперләрне ныгытып, дустанә аралашып яшәде, - диде Вәлиева. – Бу әле дә шулай дәвам итә. Камал театры белән Мәҗит Гафури театры да моңа ачык мисал булып тора. Безнең иҗатчыларыбыз да бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Мисал өчен, күренекле композитор Рим Хәсәнов Камал театры тамашалары өчен көйләр язса, танылган рәссам Таң Еникеев декорацияләр, сурәтләр әзерли. Режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәев Уфага килеп, сезнең театрларда яңа әсәрләрне сәхнәләштерә. Менә шундый иҗади багланышларның киләчәктә дә дәвам итәчәгенә шикләнмибез”.

Камал театрының Уфадагы иҗат сәфәре башлану уңаеннан Башкортстан вице-премьеры Зөһрә Рәхмәтуллина да котлау сүзләрен җиткерде. Аннан соң чыгыш ясаган Камал театры җитәкчесе Шамил Закиров, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры җитәкчесе Рәис Исмәгыйлев тә артистларны да, театр сөючеләрне дә тәбрикләде.

Тамаша көннәре


18 – "Яшь йөрәкләр"
19 – "Курчак туе"
20 – "Курчак туе"
21 – “41нең арбалы хатыннары”
22 – “41нең арбалы хатыннары”
23 – "Люстра
24 – "Бәби"
25 – "Диләфрүз - Remake"
26 – "Диләфрүз - Remake"
27 – "Тәкъдир"
28 – "Дивана"
29 – "Мылтык"
30 – "Яшь йөрәкләр"

Уфага күптән көтелгән күркәм бәйрәм килүен әйтте һәм гастрольләрнең уңышлы үтәчәгенә ныклы ышанычларын белдерде алар. Татарстан белән Башкортстан рәсми шәхесләре, гадәттәгечә, үзләре әзерләгән бүләкләрне дә тапшырды.

Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казанлылар бу юлы театр сөючеләр игътибарына тугыз иң шәп спектакль тәкъдим итә. Алар арасында “Яшь йөрәкләр”, “Курчак туе”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”,“41нең арбалы хатыннары”, “Дивана”, “Тәкъдир”, “Мылтык”, “Бәби”, “Люстра” спектакльләре бар.

Бу сәфәрнең тагын бер үзенчәлеге – гастрольләрне япкан 31 октябрь көнне кунаклар күренекле драматург, шагыйрь, җырчы, композитор Зөлфәт Хәкимнең 50 яшьлек юбилеена багышланган бенефис-концертны да тәкъдим итә. Камал театры тамашалары Уфаның мәһабәт Нефтьчеләр мәдәният сараенда күрсәтелә. Көндезге тамашаларны да, кичкеләрен дә карау мөмкинлеге бар.


("Яшь йөрәкләр" спектакленнән өзек)
XS
SM
MD
LG