Accessibility links

Татарстан казнасында милләткә акча каралганмы?


Татарстанда алдагы өч елга бюджет проекты тикшерелә. Җәмәгатьчелек милли өлкәгә акча арттыруны сорый, финанс министры дефицитка ишарәли.

Көн саен диярлек парламент комитетларында республика казнасын төрле яклап тикшерәләр. Дүшәмбе көнне, мәсәлән, 2011-2012 елгы республика бюджетында мәгариф, фән, милли мәсьәләләргә караган акча тикшерелде. Шушы өлкәләрне багучы комитет утырышына депутатлар, финанс һәм икътисад министрларыннан тыш, милли җәмәгатьчелек вәкилләре дә килде.

Утырышны комитет рәисе Разил Вәлиев алып барды. Белгәнегезчә, республиканың финанс документы алдагы өч елга төзелә, шуңа министрлар да фаразларын бу вакытка карап төзеде.

Беренче булып икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Ул алдагы өч елда республикада нефть эшкәртү, машина төзү өлкәсендә үсеш көтелә, дип сөйләде. "ТАНЕКО" нефть эшкәртү корылышы эшне башларга әзер диярлек, "Солерс" проектлары да уңышлы бара, диде министр. Шуңа инвестицияләрнең кимендә 8% артуын фаразлыйбыз, диде ул.

Шуның ярдәмендә социаль програмнарны үтәргә акчалар булачак, өч елда уртача эш хакы 17 мең сумнан 23 мең ярым сумга кадәр күтәреләчәк, дип ышандырды Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Эш хаклары арттырып түләнәчәк, кече эшмәкәрлектә үсеш көтелә, шуңа кешеләрнең керемнәре алдагы елларда якынча 40% артачак, дип сөйләде ул.

Финанс министры Радик Гайзәтуллинның чыгышы оптимистик рухта булса да, ул 10 миллиард сумлык дефицит турында әйтми калмады. Шуның өстәвенә, укытучыларга яңача түләү системы өчен өстәмә чыгымнар тотылуы һәм кайбер салымнарның федераль бюджетка җибәрелә башлавы турында да искәртте. "Боларны истә тотканда бюджетны үтәү кыен булачак", диде ул.

Финанс министры Радик Гайзәтуллин сүзләренчә, җыеласы салымнар, Федераль үзәктән җибәреләсе акчалар, кредитлар һәм башка керемнәре кушып санаганда, 2011 елда казнада 103,4 миллиард сум булачак дип фаразлана. "Өстәмә керемнәр булса, алар 10 миллиард сумлык дефицитны каплауга тотылачак", диде ул.

Иҗатка акча кирәк

Дәүләт шурасының фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты утырышына язучылар, татар зыялылары чыгымнарны арттыруны сорарга килгән иде. Алар иҗат кешеләренә түләнәсе акча мәсьәләсен күтәрде.

"Казан утлары" журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллин, әдәби журналда язучыларга бастырган әсәрләре өчен түләргә мөмкинлек булмавы турында әйтте. Ул һәр сан чыккан саен, мәгълүмат чараларын багучы "Татмедиа" агентлыгыннан, язучыларга гонорар түләү турында үтенеп сорарга мәҗбүр булуын сөйләде. Равил Фәйзуллин финанс министрына мөрәҗагать итеп, бу мәсьәләне ничектер чишүен сорады. Радик Гайзәтуллин, үз чирытында, аерым очрашып сөйләшергә чакырды.

Шулай ук, китап бастыру тармагында арту булмаячакмы, дигән сорау да яңгырады. Министр Радик Гайзәтуллин китап чыгаруны арттыру каралмаган дисә дә, бу кешене дә очрашуга чакырды.

Җыелышта Тукай музеен төзекләндерү эшләре өчен өстәмә акча сорадылар. "Аның дивары җимерелә, торбаларын алмаштырырга, экспозициясен яңартырга кирәк", диде музей вәкиле.

Фән, мәгариф, тел һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әлеге тәкъдимнәрне исәпкә алырга һәм икенче укылышка төзәтмәләр рәвешендә әзерләргә килештеләр.
XS
SM
MD
LG